Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бертуган апа-сеңел фаҗигале үлгән

Фаҗига М-7 юлында килеп чыга.

Мамадыш районында Opel һәм Hyundai автомобильләре белән килеп чыккан юл һәлакәтендә Алабугада КФУ филиалында укучы ике бертуган кыз һәлак була. Фаразларга караганда, Opel алдагы машинаны узмакчы булып каршы як полосага чыккан һәм каршыга килүче Hyundai белән бәрелешкән. Икесе дә кюветка төшеп әйләнгәннәр.

Бәхеткә, Opel салонындагы йөкле ханым белән балага әллә ни зур зыян килмәгән. Ә менә шоферлар һәм тагын өч пассажир шифаханәгә озатылган. Hyundaiның ике пассажиры - бертуган апалы-сеңелле кызлар шифаханәгә бару юлында вафат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса