Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Берсе бәрдергән, икенчесе өстеннән үткән

Бүген иртән 77 яшьлек ханым тиеш булмаган урыннан юлны аркылы чыкканда машина көпчәкләре астына эләгә.

Бу хәл Яр Чаллының Автозаводский һәм Мир проспектлары кисешкән урында була. 26 яшьлек «Киа Рио» автомобиле шоферы алдан баручы машина кисәк туктап калгач уң полосага борылмакчы була. Һәм шул вакытта күрмичә калып, тиеш булмаган урыннан юлны аркылы чыгучы әбине бәрдерә. Аннары 28 яшьлек егет идарә иткән «Лада Калина» автомобиле әбинең өстеннән таптап үтә. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче әби вафат була.

Ике шоферның да машина йөртү стажлары ике елга да тулмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса