Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бергәләп игелек кылыйк!

РФ Дәүләт Думасы депутаты Р.Әбүбакиров нигез салган "Кайгырту" хәйрия фонды үз эшчәнлеген җәелдерә бара. Колшәрип, Аппак авылларында кылынган тагын бер изге эш моңа ачык дәлил булып тора. Биредә күп балалы өч гаиләгә һәм бер пенсионерга азык-төлек, савыт-саба, кием-салым, мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.

Гөлчәчәк Әхтәмова ялгызы өч бала тәрбияләп үстерә. Өлкәнрәкләренә ияреп быел кечкенә улы да тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Шуңа да бу гаилә мәктәп кирәк-яракларын бик сөенеп кабул итеп алды.

Мөселман кануннары нигезендә тәрбияләнгән 10 балалы Рахмановлар гаиләсендә һәркемгә эш табыла: балалар бар көчләрен куеп йорт һәм хуҗалык эшләрендә катнаша. Гаилә изге эштән дә читтә калмаган. Рамазан аенда авылдашларына кулларыннан килгәнчә ярдәм иткән. Хәзер исә үзләре бүләкләр кабул итеп алдылар.

Колшәриптә яшәүче пенсионер Иван Калугинга яңа аяк киемнәре һәм кием-салым тапшырылды. Ул начар ишетә, бик авырлык белән йөри һәм сөйләшә. Фонд тарафыннан күрсәтелгән әлеге игътибар- ны күреп яшьләнгән күзләр үзлә- ре үк күп нәрсә турында сөйли иде.

4 ел элек Соколовларга зур кайгы килә: гаиләнең төп туендыручысы белән бергә йортлары яна. Бүгенге көндә Магдалина Соколова бер ялгызы дүрт бала үстерә. Әлеге кайгыдан соң җирле хакимият яңа йортка фундамент салырга ярдәм иткән. Бу гаиләгә тапшырылган өр-яңа кием-салым, савыт-саба бик файдага булачак.

«Изгелек җирдә ятмый»,- ди безнең халык. Әлеге хәйрия акция-сенең тагын бер ягы бар: ул чын күңелдән һәм изге Рамазан аенда үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250