Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

“Березка” лагеренда кунакта

Укучыларның җәйге каникулларының да бер ае узып бара. Ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары бу көннәрдә икенче сменаларын ачып җибәрде.

Нефтьчеләр карамагындагы лагерьларда яшәү һәм ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Ә менә бюджет хезмәткәрләре балалары ни хәлдә микән? Шушы сорауга җавап эзләү максатыннан без "Березка" лагерена юл тоттык.

Әлмәт - гүзәл табигатьле төбәк. "Березка" тагын да матуррак урынга урнашкан. Территориягә килеп җитү белән сине искиткеч манзара каршылый: урман, яшеллек, чәчәкләр, җәйрәп яткан күл, саф һава, чут-чут итеп кошлар сайравы. Балаларның өйләренә кайтасы килмәве, ел саен бирегә атлыгулары башта гаҗәпләндерсә дә, лагерь биләмәсе буйлап йөргәннән соң аңлашылды - чынлап та, рәхәт, нәкъ авылдагыча. "Башта гаҗәпләндерде" дигәннән, монда яшәү шартлары бөтенләй башкача. "Юность", "Солнечный"дагы кебек биналар да, уңайлылыклар да юк. Балалар урман кырыйларына тезелеп киткән вагоннарда яши. Аларның һәрберсендә дүртәр карават, бер өстәл, тумбочка, киемнәрне элү өчен шкаф кына бар. Юынгычлар, бәдрәфләр урамда. Шулай ук кайнар сулы 3 душ ясалган, теләгән кеше кояш астында җылынган су белән дә душ керә ала. Алар да урамда. Нәкъ "Соңгы герой" проектындагы кебек.

-Мин "Березка"га икенче ел рәттән килдем. Лагерь бик ошый. Менә дигән компания, тәмле ашаталар, телевизор, компьютерлар булмаса да, күңелсезләнергә вакыт юк. Туганнан-туган энем, сеңлем дә биредә ял итә. Заманча лагерьларда күп тапкырлар булганым бар, ләкин биредә кызыклырак. Шартларның шундый булуы куркытмый, киресенчә җәлеп итә генә. Төнлә салкын түгел, - диде 1 нче лицей шәкерте Дамир Мөбарәкшин.

20 нче мәктәпнең тугызынчы сыйныфын тәмамлаган Герман Курков та аның сүзләрен куәтләде. Ул да икенче елын ял итә икән. Узган елгы тәэсирләре онытылмаган. "Компьютерларны махсус алып килмибез. Җәй көне булса да, алардан аерылып торырга кирәк. Аның каравы рәхәтләнеп спорт чараларында, бәйгеләрдә катнашабыз, үзебезне физик яктан чыныктырабыз", - диде ул да.

1 нче мәктәптән Әдилә Шәехова "Березка"да өченче елын ял итә. Сөйләвенчә, кызларны да шартлар булмау куркытмый. Ял итүчеләр үзләрен бер гаилә әгъзалары кебек хис итә. Спорт ярышларына командалар туплаганда анда һәрбер яшьтәге балалар алына, бер сүз белән әйткәндә, катнаш команда ясала.

Иң мөһиме, балаларының ялы әти-әниләр кесәсенә "каты "сукмый. Сер түгел, балаларны лагерьларда ял иттерү бүген арзан тормый. Кайчакларда бу акчага диңгез буйларына барып ял итеп кайтырга да мөмкин. "Березка"га алынган путевка бәясенең 15 проценты гына әти-әни җилкәсендә. Бу алты тапкыр ашау белән 18 көн ял өчен 1600 сум дигән сүз. Чыгымнарның калганын федераль һәм җирле бюджет күтәрә.

- Лагерьны саклап калганары өчен муниципалитетка рәхмәт, - диде лагерь директоры Әлфинур Галимова. - Республика буенча муниципалитет карамагындагы лагерьлар бармак белән генә санарлык. Нефтьчеләр лагерьларыннан уңайлыклар буенча гына калышабыз, калганы нәкъ шулай ук. Ашханәгә мәктәп пешекчеләрен җәлеп итәбез. Алар квалификацияле осталар, укучылар белән эшләгән кешеләр, балаларның нәрсә яратканын, кагыйдә-таләпләрне яхшы беләләр.

Без­дә 60 ба­ла ял итә, бу өч от­ряд. Алар­ның һәр­бер­сен­дә ике­шәр во­жа­тый. Әле­ге укы­ту­чы­лар шу­лай ук ла­герь­да бер ге­нә ел эш­лә­ми. Ме­нә икен­че ел ин­де сту­дент­лар­ны эш­кә җә­леп итә­без. От­ряд­лар­га бер тәҗ­ри­бә­ле пе­да­гог­ны, бер сту­дент­ны во­жа­тый итеп бил­ге­ли­без. Ба­ла­лар­ның бо­ры­лып кай­тып кит­кә­не юк. Бе­рен­че сме­на­да ял итү­че­ләр пу­тев­ка­ны та­гын ни­чек алыр­га бу­ла дип кы­зык­сы­на­лар. Кү­реп то­ра­быз, ба­ла­лар ел әй­лә­нә­се шә­һәр­дә, әти-әни­лә­ре янын­да «теп­ли­ца шарт­ла­рын­да» яши, ә би­ре­дә алар мөс­тә­кыйль­гә әй­лә­нә, хез­мәт­кә өй­рә­нә­ләр. Без­дә хез­мәт де­сан­ты мәҗ­бү­ри.

Сүзгә смена начальнигы Альбина Искәндәрова да кушылды. Гомумән алганда, "Березка"да даими рәвештә профильле сменалар оештырыла. Республикакүләм "Сәләт" лагере да һәрвакыт шушында уза. Быел гына Казанда Универсиада узу сәбәпле, сәләтлеләр җыелмый икән. Беренче сменада кадетлар ял иткән. Алар хәрби әзерлек белән шөгыльләнүгә зур игътибар биргән. Чираттагы икенче смена "Юниор" дип атала. Ул үз эченә 9 дан 18 яшькә кадәргеләрне алган.

- Безнең смена 2008 елдан бирле оештырыла. Алдагы елларда ул "Турист" дип атала иде. Әлеге сменага "SaMoSтоятельные дети" республика наркотикка каршы проектында катнашучылар тупланды, - дип аңлатма биреп узды Альбина Искәндәрова. - Кунакка "Аек Россия" клубы әгъзалары, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре дә киләчәк. Өстәвенә 3 июльдә ЮХИДИ көне. Балаларның 90 проценты даими ял итүчеләр булганлыктан, программаны ел да яңартып торырга туры килә. Кабатламаска, кызыклы итәргә тырышабыз.

Ә менә күлдә су коенмыйлар икән. Аны чистарту өчен ике миллион сумлап акча кирәк диләр. Заманында "Востокмонтажгаз" идарәсенең ял базасы булган бу урын. Үзгәреш җилләреннән соң ул ташландык хәлгә килгән. "СМП-Нефтегаз" ААҖ дә үз карамагына алып караган. Азактан алар да ял базасыннан баш тарткан. Район хакимияте шушындый гүзәл почмакны файдалы итәргә карар кылып, аны торгызу эшенә алынган һәм 2008 елда "Березка" беренче ял итүчеләрне кабул иткән.

- Лагерьга сорау зур, Шуңа күрә киңәергә телибез, - дип планнары белән дә уртаклашты Әлфинур Галимова. - Балалар санын 100 гә җиткерергә исәп. Ел саен дүрт смена кабул итәбез. "Юниор"дан соң "Форпост"лылар киләчәк. 4 вагон ремонтладык инде. Бу 16 кешегә урын дигән сүз. Алар 1976 елдагы вагоннар, яхшылап яңартмыйча булмый. Калганнарын сезон тәмамлангач, көзен тәртипкә китерәчәкбез.

Балаларның күңеле шат. Хәтта кече яшьтәгеләр дә өйләрен сагынмавын әйтте. 1 нче мәктәптән Карина Низамова яңа дуслар тапкан. Дарья Берендеева өченче сыйныфта гына укый. Ул да тагын килергә исәпли. Аларны эш тә, телевизорсыз яшәү дә борчымый. Көн дискотека, проектор аша бергәләшеп фильм карау белән тәмамлана. Шунысы да кызык, фильмны балалар үзләре сайлый һәм ул тавышка куела. Кайсы фильмга күбрәк өстенлек бирелә, шунысы күрсәтелә. Тату, дус гаиләдәгечә.

Руслан Хәйруллин, Казан энергетика университеты студенты:

-Мин "Березка"да 2008 елда "Турист" сменасында ял иткән идем. Мондагы хозурлык күңелемә сеңеп калды. Хәзер икенче ел рәттән эшләргә киләм. Беренчедән, балалар белән эшләве күңелле. Уртак тел табабыз, бергә футбол уйныйбыз. Дисциплина проблемасы юк монда. Бездә хәтта зурлар отряды белән кечкенәләр отряды дус. Икенчедән, саф һава, кырыс шартлар... Кызыклы һәм файдалы.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250