Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бер тәүлек эчендә Әлмәт полицейскийлары 5 җинаять ачыклаган

Шул исәптән ике урлашу, талау һәм наркотик матдәләрне законсыз әйләнештән алуның ике очрагы ачыкланган.

Шәһәрдәге бер кибеттән 700 сумлык коньяк урлаган 25 яшьлек әлмәтлене хокук сакчылары бик тиз ачыклый һәм тоткарлый. Ике тапкыр урлашу юлына баскан, элек тә хөкем ителгән булган 21 яшьлек шәһәрдәшнең эзенә дә тиз төшәләр. Беренче очракта ул бер йортка кереп, кәрәзле телефон һәм алтын бизәнү әйберләре урлый. Шулай итеп, хуҗага 20 мең сумлык зыян китерә. Икенче очракта йортка тәрәзәне җимереп уза һәм ноутбук белән модемлы була. Хәзерге вакытта китерелгән зыян күләме ачыклана.

37 яшьлек бер ханымның фатирында исә авырлыгы 1,2 гр. булган мәк үләне табыла.

Узган тәүлекләрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек хәлдә руль артына утырган бер машина йөртүче тоткарланган, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 147 очрагы ачыкланган.

Резеда Мөхәммәтдинова

Әлмәт полиция бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса