Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бер теш урынына – сигезне

Баласын түләүле теш клиникасына алып барган ханым түләргә тиешле сумманы күреп шаклар ката.

Баксаң, табиб ханым 11 яшьлек кызның әнисе белән килешмичә бер теш урынына сигез тешен ямаган икән.


Кызның әнисенә прокуратурага мөрәҗәгать итүдән гайре чара калмый.
«Кызым кабинетта сәгать ярым утырды, - ди ана. - Бала белән чыккан табиб берьюлы сигез тешен ямаганны әйткәч телсез калдым».


Ана стоматология поликлиникасының тәкъдимнәр һәм фикерләр кенәгәсендә әлеге табибка карата башка шуңа охшашлы фикерләргә дә тап була. Бернинди чара күрмәгәч, димәк, җитәкчелек табибның акча эшләргә теләвен хуплый гына дигән фикер туа.

Бу хәлдән соң Чаллының әлеге шәхси оешмасында тиешле тикшерү үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса