Бер әрмән Татарстанда ялган биш меңлекләр белән акча эшләгән
40 яшьлек Арсен Бадалян узган елның сентябрендә Мәскәүдә булган вакытында 24 купюра биш меңлек акча сатып алган.
Татарстанга кайткач, Чаллыда һәм Түбән Камада зур булмаган кибетләрдә шул акчалар белән исәп-хисап ясый торган булган. Азык-төлек яки башка товар алганда сатучыга ялган биш мең сумлык чыгарып бирә дә, шактый гына сдача ала. «Фальшивка»ларның күбесен ул Йошкар-Олада таратырга өлгергән булган.
Явыз ниятле әрмәнне оперативниклар кулга төшергән. Ул гаебен тулысынча таныган. Аңа карата «ялган акча яки кыйммәтле кәгазьне саклау, ташу яки тарату» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Суд аның гаебен таныса, әрмәнгә сигез елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яки бер миллион сумга кадәр штраф яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа