Бер әлмәтле мылтык белән тотылган
Лениногорск районында полиция хезмәткәрләре бер җиңел машинаны тикшергән вакытта аннан 5,6 мм калибрлы теркәлү узмаган винтовка табалар.
Әлеге корал машина хуҗасының юлдашыныкы булып чыга. Ул - беркайда да эшләмәүче Әлмәт кешесе. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа