Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бер кызны Әлмәткә 10 мең сумга сатып җибәргәннәр

Күңел ачу үзәгенә килгән 32 яшьлек хатын-кызны егетләр урлап китә һәм 10 000 сумга җенси коллыкка сата.

Хәзер Татарстаннан дүрт егеткә җинаять эше ачканнар. Бу хәл узган җәйдә Чаллыда була. 32 яшьлек кыз бер егет белән талаша. Шуннан ул йөргән егете белән такси алып күңел ачу үзәгеннән китә. Талашкан егет үзенең дуслары белән алар артыннан китә. Кызның полиция үзәгенә юл алуын күргәч, аны урлап китәргә план коралар. Йөргән егете полиция бүлегенә кереп киткәч, кызны машинадан өстерәп чыгарып урлап китәләр. Мыскыл итеп, аны кыйныйлар. Аннан 114 800 сумга алтыннарын, телефонын һәм акчасын урлыйлар. Әлмәткә килеп аны бер сутенерга 10 000 сумга җенси коллыкка саталар. Кыз берничә көн үткәч кенә туганнарына кайдалыгын хәбәр итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса