Бер көнлек сайтларга алдана күрмәгез!
Берәү Интернет аша авиабилет алырга теләгән һәм 25 мең сум акчасыннан колак каккан.
Бу хәл Яр Чаллыда була. 32 яшьлек кеше әти-әниләре өчен «Мәскәү-Минводы» авиарейсына билетлар алырга уйлый. Интернетта аirlines online сайтын табып, ике авиабилетка заказ бирә һәм үзенең банк картасы реквизитларын күрсәтә. Картадан акча алынганнан соң, авиакомпаниягә шалтыратырга уйлый. Әмма анда билетларның броньланмавын әйтәләр. Шуннан соң ир теге сайтка керергә тели, әмма ул инде ябылган була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа