Бер көндә ике янгын һәм ике мәет
Әлмәттә бер көндә ике янгын чыкты.
Түбән Мактамада Ленин урамында көндез бер мунчага ут каба. Хуҗа моны күреп мунчага йөгереп керә һәм янгын сүндерүчеләр килгәнче ялкынны басарга, сүндерергә тели. Ләкин янгынны сүндергәндә сөрем газы белән агулана һәм аңнына да килмичә үлә. Шевченко урамындагы 130 нчы йортның икенче подъездында чүп-чар җыю бинасы яна. Янгынны сүндергәндә тору урыны билгесез булган ир-ат мәете табыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа