Бер көн эчендә дистәләгән әлмәтле төрле имгәнүләр алган
Җәяүле юллары кичә иртән йөрерлек түгел иде. Шуңа да халык травмпунктларга агылган гына.
Кул, аяк һәм кабыргаларын сындырып яки төрле имгәнүләр алып "Медсанчасть"ка гына да кичә 5 тән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Ә калган сырхауханәләргә тагын берничә дистә кеше килгән. Мондый хәл бүтән кабатланмас дигән өмет бар, шуңа да үзебез дә һава торышы борылышларына әзер булсак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа