Реклама
Кунакханә каршында машина көпчәген алыштырырга дип туктаган җиреннән ир кеше урамдагы ике егет белән талашып китә. Егетләр бу ирне үтергәнче кыйныйлар.
Яшел Үзән районында бу коточкыч вакыйга узган җәйдә була. Әмма суд әле генә ике үтерүчегә карар чыгара: һәрберсенә 9 ар ел бирәләр. Алар ирне кыйнап кына калмый, ә кесәсендәге 100 000 сум акчаны, кесә телефонын, навигаторын урлыйлар. Соңрак аларның бу җинаятен ачалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа