Әлмәт таңнары

Бер генә хатынга да ышанычым калмады... (гыйбрәт өчен)

Үсмер чагымда, егетлек чорында кешеләр белән, бигрәк тә хатын-кызлар белән аралаша белми торган оялчан, бик аз сүзле бер мокыт идем мин. Шунлыктан тәүге сөйгән кызыма да мәхәббәтемне белдерә алмый калдым. Тора-бара тормыш үзгәрттеме, язу өчен кешеләр белән аралашуның кирәген аңлап, үзем "шомара" башладыммы, һәр очраган кеше белән ачылып китеп, эчкерсез...

Аралаша алу - үзе бер һөнәр. Кеше күңеленә ачкыч таба белү, тормыш хәсрәтләреннән үз эченә бикләнгән кешенең кара "кайгы төенен" чишеп, эчендәгеләрен тышка чыгарту, психологик, нечкә бер сәнгать төре кебек дияр идем. Гипноз белән эш итүче психотерапевтлар кебек булдыра алмасам да, ишләрем арасында үз эченә бикләнеп йөргән бер бичараның телен чишеп, хәсрәтләрен уртаклаша алам икән, үземне аз булса да бәхетле саныйм. Шундый чакларда татар, башкорт классигы, язучы, шагыйрь Мәҗит Гафуриның ярлы катлам халыкка багышлап язган шигырь сүзләре күңелемә килә: "Кайда ярлы, кайда моңлы, кайда зарлы күп була - мин шулар арасында булам, алар белән килешеп була..."

"Тышлары керле булса да, юк аларда эч кере, гәпләшеп утырасың рәхәтләнеп син дә мин..." - дип язган бит ул.

Паркта һаман үзе генә йөрүче, сагышлы күзләрен аска төбәп уйланып утыручы карт белән уртак тел таба алмый шактый интектем. Очрашкан саен сүзләребез исәнләшү, һава торышы, бәяләр үсеше кебек көндәлек темалардан узмый иде. Гаилә хәленә карата сорау биргәндә Харис карт (исемен үзгәрттем): "Ялгыз мин, япа-ялгыз", - дип, тупас кына әйтә дә, тынып, үз уйларына чума. Шул рәвешле күңел ишеген бикләп куя да, күзләрен бер ноктага төбәп, мәрткә киткән кешедәй катып кала. Аның янында син әллә бар, әллә юк, сөйләшеп торасыңмы-тормыйсыңмы - аның бернидә гаме юк, үз уйларына чумып тик утыра.

Харис карт белән чираттагы тапкыр шул ук паркта, Әниләр бәйрәме көнне очраштык. Көзнең кышка кереп китәргә теләмичә тартышкан кояшлы бер көне иде. Бераз хәл-әхвәл сорашып утыргач: "Ярый, мин кайтып карчыгымны котлыйм әле", - дип урынымнан тора башлагач, ул мине:
- Хатының белән бәхетле гомер иттеңме? - дип, туктатты.
- Төрле чак булды, шулай да бәхетсез гомер кичердек димәс идем, - мин әйтәм.
- Ә мин уңмадым хатыннан, гомеремнең яртысы ялгызлыкта үтте, - диде Харис бабай. - Яратышып өйләнешкән идек. Ике малай үстердек. Икесен дә укытып, кеше итәргә тырыштык. Олы малай армиядән кайтуга өйләнеп, чит шәһәргә китеп, шунда фатир алып, яши башлады. Кечесе генә нишләптер өйләнергә ашыкмады. Ике институт тәмамлады. Олы малайның хатыны бер-бер артлы ике бала - малай белән кыз тапты. Хатыным эшеннән чираттагы ялына чыккан саен, миннән ризалык алып, шул балаларны карашырга дип, алар янына китте. Менә шулар янына йөри-йөри миннән дә, икенче малайдан да бизде. Киленнең әнисе үлеп китеп, әтисе ялгыз калган иде. Хатын белән кода, мәхәббәт уеннары башлап җибәргәннәр, бергә яши дә башлаганнар. Бу хәлне сизгәч, олы малай да әнисен әрләп караган, кече малай да авыр кичерде моны. Ә минем ул чактагы хәлемне бөтенләй дә сөйләп аңлатырлык түгел. Хәсрәтемнән, гарьлегемнән түзеп йөрдем-йөрдем дә, эчә башладым. Барлык авырлык икенче улыбызга төште. Бер якта - гаиләсен ташлаган ана, икенче якта исерек ата. Шуның өстенә өйләнергә теләп йөргән кызы авырга узган. Тик "бала синнән түгел" дип, малайның йөрәген яралаган. Шуннан соң кече улыбыз үз-үзенә кул салды - асылынып үлде. Үләр алдыннан: "Хатын-кыздан да кабәхәт зат юк икән", - дип язып калдырган иде. Хатыным шуннан соң да акылына килмәде. Киресенчә, тагын да явызланып, үзенә тиешле торакны суд белән бүлдереп тартып алды, мин "малосемейка"да торып калдым. Менә хәзер хатынга ләгънәт укып, картаймыш көнемдә шунда яшәп ятыш. Малай үлгәч эчүдән туктадым. Фатирлы хатыннар да үзләренә чакырып карадылар. "Малосемейка"да янымда яшәргә риза хатыннар да булды, ләкин берсенә дә күңел тартмады. Авызың бер пешкәч, өреп кабасың дигәндәй, бүтән бер генә хатынга да ышанычым калмады...

Танышым сөйләгәннәрдән күңелгә уңайсыз, авыр булып китте. Мондый ачы язмышлардан Аллаһ үзе сакласын берүк!

http://matbugat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: