Бер егет гомерен оттырган
Түбән Камада килеп чыккан бәхәс фаҗига белән төгәлләнгән - 27 яшьлек 5 каттан егылып төшеп вафат булган.
Спиртлы эчемлекләр эчеп утырган егетләрнең берсе үзенең акробатик сәләтен күрсәтмәкче булган. Беренче тапкыр балконнан күршедә урнашкан тәрәзәгә сикереп керә алса да, икенче тапкырында егет 5 нче каттан егылып төшкән һәм ашыгыч ярдәм килгәнче асфальтта җан биргән, дип хәбәр итә Интертат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа