Реклама
Шәһәрдәге 6 нчы урта мәктәпнең 2 укучысы бензин салынган 5 литрлы капрон савытларга ут төртә.
Шартлау нәтиҗәсендә малайларның икесенең дә тәненең 40-50 проценты пешә. Пешкән җәрәхәт тирәнлеге 80 процентка кадәр җиткән. 14-15 яшьлек бертуганнарны өйләренә вакыйга шаһитлары озата. Ә аннан ашыгыч ярдәм чакыралар. Хәзерге вакытта зыян күрүчеләрнең берсе үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегендә, икенчесе медсанчастьтә дәвалана. Бүген аларны Казанга пешү үзәгенә җибәрергә тиешләр. Якыннары егетләрне тәртипле, мәчеткә намазга йөри торган балалар дип бәяли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы