Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

БДИның төп этабы 27 май-19 июнь көннәрендә узачак

Чыгарылыш сыйныф укучыларының "урак өсте" бик якын. Бердәм дәүләт имтиханнарының төп дулкынына бер айдан кимрәк вакыт калып бара.

Йомгак аттестациясен алдан тапшыру хокукына ия укучыларның күбесе өчен исә сынаулар инде тәмам.

Мәгариф җитәкчеләре БДИны камилләштерү турында бик еш искәртә. Әйтик, гуманитар фәннәрдә телдән сөйләнә торган өлешне кертергә, балаларның мәктәптән тыш - спорт, фәнни, иҗади казанышларын да исәпкә алырга кирәк дип сөйлиләр. Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов та югары уку йортына укырга кергәндә аттестаттагы уртача баллны да исәпкә алырга дигән тәкъдим ясаган.

Быел 1 мең укучыга кимрәк сыналачак

Төп агымда имтиханның ике мәҗбүри предметы буенча 21 меңнән артык Татарстан укучысы сынау үтәчәк. Бу узган ел белән чагыштырганда 1 меңгә кимрәк. Сайлау буенча фәннәр арасында быел элеккечә җәмгыять белеме беренчелекне тота. Шулай ук физика, биология һәм тарихны сайлаучы укучылар да күп икән.

Белүебезчә, быелгы БДИның иң мөһим яңалыгы - сынауны уңышлы тапшыру өчен җыярга кирәкле чик баллар инде узган елның августында ук билгеле булды. Рус теленнән - 36 балл, математикадан - 24 балл, физика, химия һәм биологиядән - 36 балл, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән (ИКТ) - 40 балл, тарихтан - 32 балл, географиядән - 37 балл, җәмгыять белеменнән - 39 балл, рус әдәбиятыннан - 32 балл, чит телләрдән 20 балл җыелса, имтихан уңышлы тапшырылган дип санала.

БДИның төп этабы 27 май-19 июнь көннәрендә узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250