Байларга көн бетә!
Дәүләт Думасында халыктан тотып калына торган салымны исәпләү тәртибе хакындагы законнарга төзәтмәләр кертү ихтималын тикшерәчәкләр.
Бу - хезмәт хакыннан тотып калына торган НДФЛ ставкасы үзгәрергә мөмкин дигән сүз. Төзәтмә кабул ителә калса, елына гомуми керемнәре 5 миллион сумнан артмаган гражданнар шул ук стандарт 13 процент салым түләячәк. Ә 5 миллионнан алып 50 миллион сумга кадәр алучыларга 18 процент ставкасы кулланылачак. Иң зур салым ставкасы еллык керем дәрәҗәсе 500 миллион сумнан артып киткән кешеләргә карата кулланылачак - алардан 28 % тотып калыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа