Әлмәт таңнары

Бай тарихлы Нәдер

Нәдер авыл җирлеге районыбызның иң төзек авылларыннан берсе булып исәпләнә. Авыл җирлекләре арасында бара торган санитар-экологик бәйгедә призлы урыннар алучылар исемлегендә аны ел саен күрергә була. Биредә яшәүчеләрнең тырышлыгы элек-электән килә.

Мәгълүм булганча, авылның "Зәй" хуҗалыгы заманында республикада беренчеләрдән булып миллионер колхоз булган, сигез тапкыр ВДНХда катнашкан. Нәдерлеләр арасында тырыш хезмәтләре өчен Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнүчеләр дә бар. Авылдан чыккан күренекле уллары һәм кызлары белән чын мәгънәсендә горурлана ала Нәдер авылы.
Кайбер торак пунктларда халык саны кимү күзәтелсә, биредә исә яшәүчеләр саны елдан-ел арта бара. 2000 елда авылда 1085 кеше гомер кичергән, бүгенге көндә анда 1377 кеше яши. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, узган ел авылда 19 бала туган, ә бакыйлыкка 20 кеше күчкән. Торак пунктта рәсмиләштерелгән 466 йорт исәпләнә.
Авылда тормыш итү өчен барлык шартлар тудырылган. Урта мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, почта, Мәдәният йорты, китапханә, "Зәй" хуҗалыгыннан тыш өч фермер хуҗалыгы, бер гаилә кәҗә фермасы уңышлы гына эшләп килә. Халыкка 4 азык-төлек кибете, кече пекарня, пилорама хезмәт күрсәтә. Авыл уртасында урнашкан мәчет тирә-юньгә иман нуры сибеп тора һәм башкалар.
Нәдердә авыл Советы 1918 елда ук оештырыла. Бүген авыл җирлегенә Сирень Миңлебаев җитәкчелек итә. Аның билгеләп үтүенчә, авылда истәлекле бәйрәмнәр зурлап уздырыла. Олы бәйрәмнәрдән депутатлар, төрле тармакларда эшләүче эшмәкәрләр дә читтә калмый. Спортка да зур игътибар бирелә. Авылда хоккей турнирлары оештырыла, нәдерлеләр авыл яшьләренең кышкы спартакиадасында да актив катнаша. Самбо буенча да күнегүләр башланган. "Спорт белән шөгыльләнү яшьләрнең буш вакытларын файдалы итеп оештыруда, сәламәт тормыш алып баруда, хәрби хезмәткә лаеклы егетләр әзерләүдә зур әһәмияткә ия. Хәрби хезмәттә булган егетләр хакында аларның хәрби частьларыннан яхшы хәбәрләр генә килеп тора. Без алар белән горурланабыз. Бүген армиядә биш егетебез хезмәт итә", - ди авыл җирлеге башлыгы.
Авылда җитештерү тармаклары да үсеш алырга тиеш дип исәпли Сирень Мизгәтович. Эшчәнлекне җәелдерү өчен дәүләт тарафыннан төрле программалар каралган. Шәхси авыл хуҗалыкларын үстерү өчен ташламалы шартларда бирелә торган кредиттан узган ел Нәдернең 9 кешесе файдаланган. Аларның алган кредитлары 1 миллион 800 мең сум тәшкил итә. Авылда 283 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 66 сы савым сыерлар.
Бүген һәрбер авылда урамнарда хуҗасыз этләрне күрергә була. Нәдер авыл Советы кешеләр тормышын кайгыртып, бу проблеманы хәл итеп тора.
Су биредә дә хуҗалыкларны борчыган мәсьәлә икән. Дөрес, соңгы елларда су белән тәэмин итүдә зур өзеклекләр күзәтелмәгән. Су күп кулланылган җәйге айларда ул график белән бирелгән. Әмма проблема әледән-әле калкып тора.
Авылда торак пунктларга хас башка сораулар да бар. Мәсәлән, теләсә кая чүп ташлаучылар, язын-җәен чүп яндыручылар күзәтелә.
Авыл җирлеге башлыгы күркәм гамәлләрнең күплеген дә искәртте. Һәркайда нефтьчеләр ярдәме сизелә. Нәдерлеләр дә депутатларыннан нык уңган. Биредә халык ышанычлысы булып сайланган "Татнефть" ААҖнең баш инженеры Н.Г.Ибраһимов бер генә гозерне дә игътибарсыз калдырмый. Авыл халкының узган җыелышта биргән үтенечләре тулысынча үтәлгән. Яшьләр бистәсендә урамда ут булдырылган, җәяүлеләр өчен олы юлга тротуар салынган, авыл эчендәге асфальт юлларга ремонт ясалган, һәр оешма өчен автоном су чыганагы, янгын куркынычсызлыгы өчен җиһазлар булдырылган, 700 төп агач утыртылган һәм башкалар. "Татнефть" ААҖнең структур бүлекчәләренә, Нәдер үсешенә, тормышына өлеш керткән һәркемгә рәхмәтле биредә яшәүчеләр.
Быелга да планнар зурдан. Авыл җирлеге башлыгы СУ-2 борылышында һәм Әлмәт-Җәлил юлында җәяүлеләр өчен тукталыш павильоны, Күл урамында кечкенә инеш аша күпер төзү, Нәдер Уразмәтов истәлегенә таш урнаштыру һәм башка эшләрне башкару кирәклеге хакында әйтте.

И.АПАЧАЕВА.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров