Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Баулыда яшәүче ир-ат Мәскәүдә яшәүче 9 яшьлек кызга карата азгын гамәлләр кылуда гаепләнә

Кечкенә яшьтәге балага мөнәсәбәттә азгын гамәлләр кылу факты буенча җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә


Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан Баулы шәһәрендә яшәүче 26 яшьлек ир-атның кечкенә яшьтәге балага мөнәсәбәттә азгын гамәлләр кылуы (РФ Җинаять кодексының 135 нче маддәсенең 1 нче часте - азгын гамәлләр) буенча җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.

Тикшерү версиясе буенча, 2013 нче елның җәендә җинаятьтә шикләнелүче социаль челтәрләрнең берсендә Мәскәүдә яшәүче 9 яшьлек кыз белән таныша, аннары аның белән языша башлый. Озак вакыт ул кызчыкка порнографик эчтәлекле фотосурәтләр юллый, һәм бозык эш белән шөгыльләнү буенча тәкъдимнәр ясый. Кызның анасы Баулы ир-аты белән язышуны күргәч, ханым хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.

Җинаять кылуга катнашын ир-ат тулысынча таныган. Тикшерү үтенече буенча аңа карата сак астына ябу турындагы чикләү чарасы сайланган. Дәлилләр туплау һәм аларны ныгытуга юнәлдерелгән тикшерүләр үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса