Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Башваткыч (хикәя)

Ялгышларның нәтиҗәсен тиз генә җуя торган түгел шул, яраларның да җөе кала.

Айзирә белән Айзирәк күршеләр, кечкенәдән бергә уйнап үстеләр. Авылның бөтен рәхәтлеген тоеп, чирәмендә аунап, су буйларында чыркылдашып, су кереп үскән кызлар. Сизмичә дә калдылар, укуны тәмамлап, олы юлга чыктылар. Күпме хыялланды алар яңа тормыш турында. Бигерәк тә шәһәр тормышы кызыктыра иде аларны. Авылда йөргән егетләре булса да, күңелләре белән, ак атка атланган принцны көттеләр. Егетләре үзләре дә шәһәргә талпынды. Тик авылдан шәһәргә яшәргә чыгып китү өчен зур мөмкинлекләр кирәк. Авыл кешесенең нәрсәсе бар инде. Абзарындагы малы- аның бөтен байлыгы, алары да көне буе ашарга сорый, ашамлык шулай ук бушка килми шул. Югары уку йортына керү өчен дә акча кирәк булып чыкты.Шулай шәһәргә китү турында хыялланып йөргәндә җае чыкты. Авылга төзелеш эшенә бер көтү егет- җилән килде. Кичләрен клубта җыр- моң, уен- көлке ишетелә башлады.Шәһәр егетләре авылның сылу кызларына берәм- берәм гашыйк булдылар. Айзирә дә үзенең Илһамын бик яратса да, шәһәр егетенә каршы килмәде, ә бәлки .... әйе, аның бик тә шәһәрдә яшисе килә бит. Илһам белән күптәннән дуслар, бер- беренә ияләнеп беттеләр, бөтен серләрен уртаклашалар. Аларга Айзирәк тә кушыла. Айзирә шәһәр егете Артур белән йөри башлагач, Айзирәкнең кәефе төште, нигә бөтен егетләр аңа карый микән соң, минем дә аннан бер ким җирем дә юк, дип кимсенде, ләкин дустына сиздермәде. Син шәһәргә киткәч, без дә синең тирәңә барып урнашырбыз, дип шатлануын белдерде. Илһамны ул да сиздерми генә яратып йөри иде. Ул аныкы булачак....шулай уйлады Айзирәк. Ә язмыш башкача язылган икән шул.....


Айзирәне шәһәргә китәсе көнне Илһам саубуллашырга чакырды, яратышуларын да яшермәделәр, бер- берләрен яратып туймадылар, ләкин шәһәрнең тарту көче көчлерәк иде шул. Илһам да сөеклесенең бәхетле булуын теләде, барыбер шәһәрдә мин сине табачакмын әле, дип елмайды. Артурның квартирасы, машинасы бар шул. Ә Илһамның йөрәгеннән башка нәрсәсе бар, әтисенең иске девяткасында йөреп кайта кайчак. Артур Айзирәне чынлап та яратты, бер күрүдә гашыйк булды, егетем бар диюенә дә карамыйча һәркөнне чәчәкләр, конфетлар алып килде. Ничек тә кыз күңелен яуларга тырышты. Тамчы тамчы тамып ташны тишкән кебек, үзенә каратты.

 

Авыл егетеннән тартып алганына сөенде дә әле, Артур. Әниләре дә каршы килмәс, күптәннән картаеп бетәсең инде, өйләнергә кирәк, дип башны катыралар иде.


Айзирә шәһәргә киткән көнне Илһам бик авыр кичерде, Айзирәк белән сөйләшеп утырганнан соң, самагон сатучы Гөлкәйләргә йөгерде. Аны эчкәч, батыраеп китеп әтисенең девяткасына утырып олы юлга чыгып китте. Кая барасын да уйламады ул, барды да барды. Бер авыл аша үткәндә юлда бер хатынны күрми калып, ялгыш бәрдереп киткән.Бәхетенә үлмәгән.... Туктап караса, хатын кан эчендә ята, каяндыр кешеләр йөгереп килде. Полиция чакырттылар. Ашыгыч ярдәм машинасы тавышы....ә калган 6 ел, аның өчен нинди газаплардан торганын үзе генә белә.
Аннан чыкканда Илһам гади авыл малае түгел, ә шомарган, яшәргә теше- тырнагы белән ябышкан, ничек тә яратканын эзләп табарга тиешле кеше иде.


Ә Айзирә 9 айдан соң тупырдап торган кыз алып кайтты. Бигрәк тә Артур сөенде. Хатынын да кызын да ничек ярата бит ул, ул бәхетле булсын өчен барын да эшләргә әзер.

 

Кызын бигерәк тә ярата, бакчага алып бару, алып кайтуны да бик сөенеп башкарды, менә икенче кызлары да үсеп килә. Тик менә Айзирәсенә генә нидер булды соңгы бер елда, башта да яратуы чамалы иде, ничектер артык суынды, читләшкән кебек. Әллә өйдә тору туйдырганмы, алай дисәң , дус кызы Айзирәк тә шәһәргә килеп эшкә керде, кияүгә генә чыкмый нигәдер. Дуслар инде, нинди серләре бардыр инде, чыш-пыш киләләр, яшь чаклары, диярсең. Артур артыгын кызыксынмады, яшь чактагы йөргән егетеннән аерып алгач, кыз кеше булмавына да бәләләмәде. Бигерәк нык ярата шул Айзирәсен. Шулай да соңгы вакытта шикләнә дә башлады. Дус кызы белән очрашырга дип бик еш чыгып китә башлады. Үз- үзен тотышы да үзгәрде, киенеп ясанып та йөргәч, шикләндерә шул. Бигерәк тә икенче кызы үзенә ошамаган кебек тоелды аңа. Әниләре аларның тормышларына кысылмадылар. Оныкларын бик- яраталар, кунакка да алып киткәлиләр. Андый көннәрдә Айзирәгә бәйрәм, иркенгә чыга. Дус кызыннан Илһамның төрмәдән чыкканын ишеткән иде, аны очрату теләге көннән көн артты, яшьлек мәхәббәте нинди генә булса да онытылмый икән, бигерәк тә соңгы киче. Икенче кызы туганчы ук , дусты янына барганда очратты ул Илһамны, Айзирәк яныннан чыгып килеше икән. Ничек үзгәргән, үткәндәге җебек авыл егете түгел инде, күзләрендәге очкыннар, тиз арада аның йөрәген яндырды. Шул көннән алар җай килгәндә сирәк булса да очраша башладылар. Төрле планнар кордылар. Илһам нигәдер, олы кызын үзенеке дип, тәкрарлады. Ә Айзирәнең ышанасы да килмәде. Бары бер тапкыр бергә булдылар, булуы мөмкин түгел, дип сукранды. Ә Илһам, күрмисеңмени, ничек миңа ошаган бит, дип исбатларга тырышты. Айзирә очып кына йөргәндәй, канатланып йөрде, иренә салкынайганын сизмәде дә, ә тагын балага узуын белгәч, уйга калган иде. Курка калды, бу юлы аны кичермәячәк, нык яратса да горурлыгы көчле Артурның. Болай да кәефсезрәк йөри, ә бала үсә башлагач, пошаманга калып, уйланып утыра. Андый вакытларда жәлли аны Айзирә, аның да яратыласы килә торгандыр, янына килеп сырпаланып ала. Ике бала белән кысан диеп, 3 бүлмәле квартира алдылар. Иренең эше акчалы, бер әйбергә дә интеккәннәре юк. Аллага шөкер, дип кенә яшисе дә бит, ә Илһам хәзер тынгылык бирми.

 

Дус кызына да әйтмәгән иде бу серен, беркөнне Айзирәк күрде аларның кочаклашып торганын. Бураннар туздырды. Илһам төрмәдән кайткач, Айзирәк янына килеп урнашкан икән. Өйләнешмәсәләр дә бергә яшәгәннәр, дустының мәхәббәтен белгәнгә әйтми йөргән булган. Илһамны яратуы да көчле булгандыр, югалтасы килмәгән. Менә шулай инде без капчыкта ятмый.
Айзирә үз гаиләсе өчен борчыла башлады, ире белсә, нишләр? Дус кызы да Артурына әйтми калмас, болай да сөмсере коелып йөргән кешегә җитә калыр...Ә Илһам үзсүзле, Айзирәге чыгырыннан чыкса да һаман очрашу җае эзли. Ирең белән сөйләшәм, дип куркыта башлады. Ничек итсә иткән, Артурны тапкан, аңлаткан, синең белән китәсе кичне без бергә булдык, олы кызың минеке, дип, аерыл, ул мине ярата, дип тавыш чыгарган. Артур Айзирә белән ачыктан- ачык сөйләшергә булды. Хатыны үзен яратмагач,яшәве авыр икәнен аңлаган иде инде ул, олы кызымны үземдә калдырам, ә менә икенчесе бәлки Илһамныкыдыр, диде. Айзирә бу турыда Илһамга әйткәч, анысы чыгырыннан чыкты. Әйдә алайса аталыкка тест ясатабыз, диде. Бу башваткычны экспертизадан башка чишеп булмас та иде. Айзирәк Илһамга ничек өметләнеп йөргән иде, тагын коры калды, дусты белән дә аралашмый, үз проблемалары теләсә нишләсеннәр, дип, башка шәһәргә үк күчеп китте , бәлки язмышы башка җирдәдер....


Айзирә бик озак уйланды, кызлары да әтиләрен бик яраталар, үзе дә җитеш тормышта яшәргә күнеккән иде. Нишләде соң ул, үз тормышын үзе җимерде. Нигә җебеп төште соң Илһамны кабат очраткач, Айзирәк белән бергә икәнлеген белсә дә, каршы килгән булыр иде Илһамга. Ә Илһамы бит нинди үҗәт, андый булыр, дип һич кенә дә уйламаган иде. Икесе бергә булганда бар дөньяны оныталар. Мәхәббәт ачысы соңрак аңлашыла шул....


Тест үткәрү көне килеп җитте. Ничә кеше чиксез дулкынлану белән көткән көн. Айзирә үзе дә балаларының әтисе кем икәнен төгәл әйтә алмый, буталып бетте. Артур олы кызының гына үзенеке икәненә ышана. Илһам да кызны үзенеке итеп саный. Нәтиҗә Илһам файдасына булды,беренче кыз аныкы, икенче кыз Артурныкы. Айзирә дә аптырап калды, нишләргә белмәде. Язмыш табышмагы. Артурның ничә ел күз карасыдай саклап, яратып үстергән кызы, ничек инде, аныкы түгел, ул Айзирәсен күрә алмый башлады, мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, диләр, бит. Ничек яшәргә аңа хәзер, каян көч табарга?... Икенче кызы үзенеке булуына нигәдер сөенмәде дә, баштагы шикләнү өстенрәк булып чыктымы, әнисе генә бик борчылды, хәтта больницага ятарга туры килде. Тормыш бер җимерелә башласа җимерелә шул ул.

 

Айзирә үзенчә борчылды, кайда яшәрләр,Илһамның ни торыр җире, ни эше юк, үзе дә беркайда да укымады, эш табуы авыр. Артур аны кабул итмәсен аңлады, кая барып башын тыгарга белмәде. Илһам гына шомарган булып чыкты, законный аерылсагыз, квартираны бүләләр, шунда яшәрбез, ә кызына алимент түләп торыр, ул акчаны күп эшли, бит, диде. Башка чара юк, квартираны бүлделәр. Артур кызын хатынында калдырды. Олы кызы белән хушлашу бик авыр булды аңа. Яшисе килмәгән вакытлары да булды, әнисенә үзенең кирәклеген аңлаганга яшәргә көч тапты ул. Әнисе бүлнистән чыккач та аның янына күчеп килде. Больницадан әнисе янына килеп йөрүче шәфкать туташы да аңа яшәргә көч бирде.
Айзирә Илһам белән башта яратышып туймасалар да проблемалар күбәя, акча җитми башлагач, мәхәббәттән айныдылар. Илһам бәләкәй кызны күрү белән ачуы чыга башлады. Алимент өчен генә үзләре янында тотарга ризалашкан иде. Олы кызы аны үз итә алмады, әтине күрәсем килә, дип, ярасына тоз сипте. Җитмәсә эш тә таба алмый. Яратам, дип кенә тормыш була алмый икәнен, аңлый башлады. Яраткан кешесенең тормышын җимергәненә үкенү хисләре уянды. Йөк бушатучы булып та, төзелештә төрле эштә дә эшләр акча юнәтергә тырышты. Урамда утыручы бомжларны күргән саен, үзен кулда тотарга, хәмердән сакланырга тырышты. Айзирәсе дә бит әнә савыт- саба юучы булып булса да эшли башлады. Кызлары да үсеп килә. Әкеренләп булса да җайланырга тиеш. Ялгышларның нәтиҗәсен тиз генә җуя торган түгел шул, яраларның да җөе кала.

 

Сәрия Мирзаянова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса