Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Башларын төзәтү уе белән әбине талаганнар

Әлмәт полицейскийлары "баш төзәтер" өчен бер әбинең фатирын баскан кешеләрне "кайнар эздән" тоткарладылар.

Вакыйга болай була. 17 июнь көнне иртән-иртүк өлкән яшьтәге ханымның фатир ишеген 29 яшьлек танышы шакый. Башы авыртуга зарланып, ул әбидән аракы салып бирүен үтенә. Ләкин фатирда хәмер эчемлек булмау сәбәпле, хуҗабикә аның үтенечен канәгатьләндерә алмый. Ачуыннан ярсыган егет фатирдан чыгып китә.

Урамда ул еш кына бергә эчкәләгән танышын очрата. Аның бар булган акчасын җыештырып спиртлы эчемлек сатып алалар да, эчә-эчә тормыш-яшәеш турында гәп куерта башлыйлар. Шулчак башларына бераз акча юнәтү - әлеге дә баягы таныш әбинең фатирыннан нәрсә дә булса урлап сату уе килә. Корган планнары буенча берсе әбинең игътибарын читкә юнәлтергә, ә икенчесе шул арада плазмалы телевизорын урлап чыгарга тиеш була. Егетләргә өлкән яшьтәге кешене талау берни тормый: әби өйдә ялгызы ишеген бикләмичә-нитмичә телевизор карап ята торган була. Америка киноларындагы кебек, көтмәгәндә фатирга килеп кергән "кунаклар", әбинең ай-ваена карамастан, телевизорын сүндерәләр дә күтәреп алып чыгып та китәләр. Аннары аны бер танышларына 7 мең сумга сатып та җибәрәләр. «Тиз арада хатын белән аерылырга кирәк, милекне бүлешәбез», дип аңлата берсе бу хәлне. Кулга кергән акчаны эчеп тә бетерәләр.

Патруль-пост службасы хезмәткәрләре фатир талаучы ике әлмәтлене тиз арада тоткарлап, эчке эшләр бүлегенә китерә. Урланган телевизор хуҗасына кире кайтарыла. Җинаять эше кузгатылды, тикшерү бара.

Резедә МӨХӘММӘТДИНОВА
Россия ЭЭМның Әлмәт районы буенча эчке эшләр бүлеге пресс-секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250