Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Башкортстанда биш катлы йортта шартлау булып 5 кеше һәлак булган

19 гыйнвар төнендә Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә урнашкан биш катлы торак йортта шартлау була, нәтиҗәдә 6 фатирга зыян салына.

Шартлау - дүртенче каттагы бер фатирда газ баллонын кулланып төзекләндерү эшләре башкару нәтиҗәсе.

Әлеге һәлакәттә 5 кеше һәлак була һәм тагын дистәләп кеше авыр җәрәхәтләр ала. Ни аяныч, һәлак булучылар арасында 9 һәм 11 яшьлек ике бала да бар.

Фатирда газ баллоны шартлагач, 32 яшьлек авырлы хуҗабикә югары каттан егылып төшеп вафат була. Аның гәүдәсе йорт янында табыла. Аның 39 яшьлек ире һәм 15 яшьлек улы реанимациядә. Икенче фатирда 67 яшьлек хатын һәм аның 43 яшьлек кызы һәлак булган. Ремонт үткәрүче хуҗаларның алты яшьлек кызы янгын вакытында күршеләрдә, аларның 9 яшьлек оныгы белән уйнаган. Ике кыз да, шулай ук, һәлак булган.

Шартлау нәтиҗәсендә чыккан көчле янгынны сүндерү өч сәгатьтән артык дәвам итә. Биредәге 125 фатирдан 250дән күбрәк кеше башка урыннарга күчерелә. Шунысы да хәлне катлауландыра: соңгы көннәрдә Башкортстанда 20-25 дәрәҗә салкыннар башланды. Әле йортны төзекләндереп булу мөмкинлеген тикшерү бара.

Фаҗига сәбәпләрен тикшерү эше бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250