Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Башкортстан тәрбиячесе йокларга теләмәгән балаларны шприц энәсе белән кадап куркыта торган булган

Башкортстанның Октябрьский шәһәреннән 35 яшьлек тәрбияче йокы сәгатендә йокларга теләмәгән балаларны "тынычландыру" ысулын уйлап тапкан.

Ул балалар ята торган караватлар арасыннан йөреп, аларны чын шприц белән куркыткан. Ә йокларга теләмәгәннәренә укол энәсе белән бармакларына кадый торган булган. Садист тәрбияченең «тәрбия» чарасыннан котылу өчен сабыйларга йоклаган булып кыланырга туры килгән.

Бу хәл очраклы рәвештә ачыклана. Шушы төркемгә йөрүче бер малай кичен йокларга яткырганда әнисеннән, йоклап китмәсәм энә белән кадамаячаксыңмы, дип сорый. Сәер сүзләрдән аптырап калган ана сораштыра башлый. Малай балалар бакчасында йокламаучыларга «укол ясауларын» сөйләп бирә. Улының бармагында энә эзләренә тап булган ана сабыеның сәламәтлеге өчен борчылып шунда ук ашыгыч ярдәм машинасы чакырта, аннары хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.

Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген әлеге төркемгә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре арасында сораштыру үткәрелгән. «Новатор-педагогка» карата җинаять эше кузгатылган. Аңа өч айга иректән мәхрүм ителү яный. Балаларның сәламәтлеге медицина күзәтүе астына алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250