Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Башкортостанда югалган 15 Чиләбе туристы табылган

Туристлар туганнары белән элемтәгә чыккан, хәзер Ассы торак пункты аша Чиләбе өлкәсенә юл тота.

Башкортостанның Белорецк районында югалган Чиләбе өлкәсеннән килгән унбиш турист туганнары белән элемтәгә кергән, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Туристлар туганнары белән элемтәгә чыккан, хәзер Ассы торак пункты аша Чиләбе өлкәсенә юл тота.

Искәртеп узыйк, «Татар-информ» Башкортостанның Белорецк районындагы Атыш шарлавыгы янында 15 кешедән торган туристлык төркеме югалганын хәбәр иткән иде. Алар арасында алты яшьлек бала да бар. Шарлавык керергә авыр булган таулыкта урнашкан. Анда автомобиль юлларын Лемеза елгасы кисә. 11-13 августта биредә яңгырлар яуган, елгада су күтәрелгән булуы ихтимал. Бу районда кәрәзле челтәр тотмый.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса