Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Башкалада композитор Фәрит Яруллинны искә алалар

31 гыйнвар 14.00дә, Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда «Шүрәлене биеткән талант» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була.

Кичә композитор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Яруллинның тууына 100 ел тулуга багышлана.

Музей экспозициясендә «Тукай һәм хәзерге заман» залында «Шүрәле» балеты темасы киң һәм тирән яктыртылган. Тамашачылар 1953 елда М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында куелган бу балетның афишасын күрә ала. Спектакль персонажлары - Шүрәле, Былтыр һәм кыз-кош Сөембикә костюмнары шартлы сәхнәгә куелган. Берничә экспонат - Фәрит Яруллин, Майя Плисецкаяның 1955 елда Мәскәүдә Зур театрда Сөембикә ролендә төшкән һәм балет М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә барганда төшерелгән фотосурәтләрнең копияләре - әсәрнең язылу тарихы һәм уңышы турында сөйли.

Әдәби-музыкаль кичәдә Фәрит Яруллин турында роман-хроника авторы Рашат Низамиев, композиторның музыкаль мирасын өйрәнүче белгеч Аида Алмазова, М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет академия театры музее мөдире Рәмзия Такташ, С.Сәйдәшев музее фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова, скрипкачы Марат Әхмәтов катнашачак. Кичәдә Фәрит Яруллин әсәрләрен артистка Гөлнара Хәйруллина, Казан шәһәре 5 нче музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса