Башкалада 4 яшьлек кыз апасын үлемнән алып калган
Бу көнне 11 яшьлек бала үз бүлмәсендәге ике яруслы карават өстендә уйнап утырганда, шәл ябынып карарга уйлый.
Кинәт кыз аска таба шуышып төшә, шәл караватка эләгеп калып, баланы буа башлый. Бүлмәгә килеп кергән 4 яшьлек сеңлесе аңын югалта башлаган апасын күреп, әти-әнисен чакыра. "Ашыгыч ярдәм" килеп җиткәнче, кыз хәл алырга өлгерә. Хәзер аның сәламәтлегенә берни дә янамый, дип хәбәр итә intertat.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа