Баш хисапчы үзенә премияләр язган
Бер авыл Советында баш хисапчы үзен һич кенә дә рәнҗетмәгән: ай саен ул үзенә йә премия, йә матди ярдәм, йә яхшы хезмәте өчен өстәмә түләүләр язып барган.
Тукай районы хисапчысы ике ел эшләү дәверендә барлыгы 62 мең сум акча үзләштергән. Тукай районы прокуроры урынбасары Марат Хәйруллин сүзләренчә, баш хисапчы үзенең гаебен таныган һәм барлык акчаларны кире кайтарып бирергә вәгъдә иткән. Әлеге оста хисапчыны 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа