Әлмәт таңнары

Барыбыз да гаепле

Кала урамнарында чүп-чар ташлаучыларны оялтырга һәм акчалата җәзаларга мөмкин булса, сәяхәт кылучылар - машина тәрәзәсеннән генә калдыклар ташлаучылар белән ничек көрәшергә? Шәһәрне урап узу юллары буенча узганда аны таралып яткан чүплек оясыдыр дип уйлап куясың.

- Төп сәбәп машина йөртүчеләрнең үз-үзләрен тоту культурасында, - дип хәл-торышка фикерен белдерде Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты начальнигы Альберт Маликов. - Алар белән көрәшү мөмкин түгел: тәрәзәсеннән чүп ыргыткан хәрәкәттәге машинаны туктатырга экологларның вәкаләтләре юк. Моны бары тик ЮХИДИ хезмәткәрләре генә эшли ала. Культура исә мәктәп партасы артында, балалар бакчасында ук бирелгән экологик тәрбия белән салына.

Кайбер машина йөртүчеләр транспорт чаралары өчен салым түләүләренә күрсәтеп, чистарту эшләренә юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең җаваплы булуын әйтә. Ләкин чисталык хөкем сөрсә, аларның хезмәтләрен юлларны ремонтлауга юнәлтеп булыр иде. Әмма кешеләр бу хакта ни өчендер уйланмый.

Табигать кочагындагы яллардан соң артыбыздан җыештырып китмәү дә безнең менталитетны күрсәтә. Яшәгән мохитыбызга килгән зыянда һәркемнең өлеше бар. Барыбыз да гаепле.

- Чүп-чар белән гел очрашып торабыз, - дип борчулары белән уртаклашты коррозия белән көрәш һәм табигатьне саклау буенча «Әлмәтнефть» идарәсенең баш инженеры урынбасары Александр Алчинов. - Бик күп объектлар шәһәр һәм район территориясендә урнашкан. Төбәктә яшәүчеләр алар тирәсенә һәрвакыт чүп түгә - без чистартабыз.

Аның сүзләренә караганда, идарә карамагындагы 5 йөзмә киртә генә ел әйләнәсенә якынча 50 машина көнкүреш калдыгы чыгарыла. Бигрәк тә язгы ташудан соң чүп-чар өелә. Нефтьтоткычлар үз билгеләнешләрендә генә кулланылмыйлар. Дала Зәе елгасында урнаштырылган Нолинка йөзмә киртәсендә булып кайткач, моңа үзебез дә инандык. ЦДНГ-6 мастеры Наил Шәйхетдинов бригадасы операторлары чистарту белән мәшгуль иде.

- Атнасына бер тапкыр биредә сәнәк-көрәкләр белән чүп җыярга, ай саен көймә белән эчкә йөзеп кереп чүп-чар сөзәргә туры килә, - ди алтынчы промысел начальнигы Айрат Миргалиев. - Нефтьтоткычларны экскаватор белән чистарту һәр яз-көз башкарыла.

Экологик икеайлык кысаларында бүген шәһәрдә һәм районда, нефть объектларында тәртип урнаштыру эше җәелдерелде. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә ярдәмгә студентлар да чыга. Шулай итеп, экологик тәрбия бирелә дә инде. Әмма бездә башка культура формалашсын һәм әйләнә-тирә мохитка европадагыча мөнәсәбәт булсын өчен ничә ел узарга тиеш икән?

Наталья КЛЮЕВА

Автор фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: