Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Балтачта сатучыны үтергән ир белән хатын Әлмәттә тоткарланган

Фаҗига шимбә көнне була. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кайнар эзләр буенча ике көн эчендә ачкан.

Балтачтагы кибеткә караклар кереп сатучы хатынны үтереп чыккан. Кибеткә кичке алтынчы яртыда килгән сатып алучы, кан эчендә яткан гәүдәне күрүгә, полиция чакырта. Соңрак хатынга ике тапкыр пычак белән кадаганлыклары һәм кассадан 9 мең сум күләмендә акча югалганлыгы ачыклана.

Тикшерү барышында җинаять булган сәгатьтә кибет тирәсендә камуфляж киемнәр кигән хатын-кыз һәм ир-ат йөргәнлеген шаһитләр дәлилли. Ә шикле адәмнәрнең такси белән Әлмәт якларына таба юл тотуы билгеле була.

Кичә үтерүдә һәм караклыкта гаепләнүчеләр Әлмәттә тоткарланган, дип яза Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса