Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Балта остасы Барый

Авылда Барый Гайнановны белмәгән кеше бармы икән? Тырыш, сабыр, уңган авыл агае дип әйтү аның турында берни әйтмәгән кебек булыр.

Бу кеше үз гомерендә ир-атларга хас бурычларның барысын да үтәгән. Агачлар утырткан, өйнең инде өченчесен сала, улларны да өчне үстергән.

Авылда данлыклы тимерче малае Барыйның кулы яшьтән эшкә ятып тора. Нинди генә эшкә тотынса да булдырмый калганы юк аның. Шулай да күңеленә агач эше якынрак. Ул - балта остасы.

- Оста булып киткәнче бик күп агач юынырга туры килде. Башта шахмат фигуралары ясадым, аннары эскәмия, утыргыч... Әзрәк кул ияләнә төшкәч тәрәзә рамнары, ишекләргә "йөрәгем ятты", - дип сөйли Барый абый.

Беренче эш итеп подвалда ясалган остаханәсенә юнәләбез. Биредә аның үз куллары белән ясалган агач эшкәртү станоклары, төзелеш материаллары саклана. Җылы уздырылмаган булуга карамастан, остаханәдә җылы да, якты да. Оста сүзләренчә, төзелеш технологиясе дөрес булган бина подвалы шулай булырга тиеш икән.

- Биюче бии-бии остара дигәндәй, балтачыны да эшләгән эшләре оста итә инде. Башта әти-әни нигезендәге йортны яңарттым, аннары шунда ук таштан өй салдым. Бүген элеккесендә гаиләсе белән бер улыбыз яши. Икенчесенә үзебезнең авылда өй җиткереп ятыш, - ди оста һәр әйбере үз урынында яткан остаханәсеннән өенә чакыра-чакыра.

Таштан салынган булса да, Гайнановларның өйләре чын балтачыларныкы төсле - өстәл-караватларына кадәр агачтан, ишек-рамнарын әйткән дә юк!

- Теләге булган кешегә балта тотарга өйрәнергә була. Бүген кибеттә нинди генә корал юк. Агач яки такта ярылмасын өчен ботак урыннары һәм үзәге булмаганнарны сайларга киңәш итәр идем. Бөгелмәс дип әйтеп булмый, агач тере материал ул. Шулай да, экологик чисталыгы белән рәхәт, - ди Барый ага.

Аның сүзләренчә, корал тотарга осталык улларында да бар, тик станок артында Барый абый үзе эшләргә тырыша. Бу балаларга ышанмау түгел, бары тик эшнең күңелгә ятышлы булуыннан һәм сәламәтлек рөхсәт иткәннән килә.

Рәдифә Ногманова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса