Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Баласын үтереп ташлаган ананы эзлиләр

Кичә Әлмәтнең көнкүреш калдыкларын аралый торган станциясендә яңа туган бала мәете тапканнар иде...

Аңа станция мастеры тап була һәм полициягә хәбәр итә. Колшәрип авылына якын урнашкан бу урынга көнкүреш калдыкларын бөтен районнан китерсәләр дә, мәет табылган чүп өемнәренең шәһәрдән китерелгәне мәгълүм.
Суд-медицина экспертизасының беренчел нәтиҗәләре буенча ир баланың җитлегеп туганы, патологияләре булмавы билгеле. Хәзерге вакытта үлемгә китергән сәбәпләр ачыклана.
Тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 106 маддәсе буенча (ана тарафыннан баласын үтерү) җинаять эше ачканнар. Хәзерге вакытта кансыз ананың кемлеге һәм кайдалыгы ачыклана. Шул уңайдан полиция хезмәткәрләре әлмәтлеләргә мөрәҗәгать итә. Кем дә булса башта авырлы йөреп тә, якын арада шул хатынның корсагы һәм янында баласы юклыгын күрсә, «02» хезмәтенә мөрәҗәгать итсен иде. Кәрәзле телефоннардан шалтырату өчен «112» санын җыярга кирәк. Шулай ук мәгълүматны 8(8553) 39-23-10, 39-23-19 телефоннары аша да кабул итәчәкләр. Анонимлык гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса