Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Баланың җил чәчәгеннән үлгәненә кем гаепле?

Җил чәчәгеннән гүр иясе булган баланың үлем фактын тикшерүгә башка төбәкләрдән белгечләр чакыртылачак.

Узган атнада җил чәчәге авыруы белән чирләп, 9 айлык баланың тән температурасы күтәрелә.

Алар сырхауханәгә баргач, балага температура төшерә торган укол ясыйлар һәм яткырырга буш урыннар юк дип өенә кайтарып җибәрәләр. Икенче көнне аның хәле тагын да авырая һәм бала өендә җан бирә.

Казанда булган бу фаҗига буенча җинаять эше ачканнар. Хәзер тикшерү бара.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Сергей Осипов кушуы буенчада әлеге очракны тикшерү эшләре бара. Аның гадел уздырылуын күз алдында тотып, экспертизага Россиянең башка регионнарыннан да белгечләр катнашачак. Тикшерү нәтиҗәләре министрлыкның координацион совете утырышында игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса