Әлмәт таңнары

«Балаларыгызга асыл тәрбия бирегез!»

Ислам дөньясында баланың тууыннан алып балигъ булуына кадәр тәрбия, әдәп-әхлакка өйрәтү, гыйлем бирү процессы аерым бер урын алып тора. Аеруча зур игътибар ата һәм ананың тәрбиясенә бирелергә тиеш. Психологик күзлектән карасак, өйдәге рухи атмосфера, ата-ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәт, гаиләдәге гореф-гадәтләр баланың үзаңына һәм үз-үзен тотышына бик зур тәэсир ясый....

Бала туган көннән алып аңа нинди тәрбия, нинди әхлак сабаклары бирелергә тиеш? Бу сораулар белән без Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсенең ир-атлар бүлеге җитәкчесе Әбүбәкер хәзрәт Әбдиевкә мөрәҗәгать иттек.

- Әс-сәламу галәйкүм вә рахмәтуЛлаһи вә бәрәкәтүһү, Әбүбәкер хәзрәт. Бала туу, аңа исем кушу Исламда аерым йолалар белән бәйле. Бу хакта тирәнтенрәк аңлатып китсәгез иде.

- Вә галәйкүм әс-сәлам вә рахмәтуЛлаһи вә бәрәкәтүһү. Әйе, әлбәттә, бала туу - һәр гаилә өчен сөенечле вакыйга. Табигый, һәрбер бәхетле ата һәм ана газиз нарасыйлары туу хөрмәтенә олы бәйрәм оештырырга әзер була. Мөселманнарда исә бала туу уңаена оештырылучы гакыйка мәҗлесе сөннәт булып килә. Бу мәҗлескә ир бала туса - ике сарык, кыз бала туса - бер сарык чалына.

Исем кушуга килгәндә, әлбәттә, балага матур яңгырашлы һәм асыл мәгънәле исем бирү хәерлерәк. Күпчелек татар гаиләләрендә ата-аналар моны аңламый яисә аңларга теләми. Нәтиҗәдә алар еш кына балаларына Эльза, Роберт, Милена һәм шуларга охшаш мәгънәсез чит ил исемнәре бирәләр. Ә бит безнең татарда нихәтле матур мөселман исемнәре бар! Гайшә, Сумәйә, Хәдичә, Җәннәт, Йосыф, Габдулла - санап бетергесез! Соңгы арада Әмир, Исмәгыйль, Әмин ише гүзәл исемнәр ешаеп китте, шунысы шатландыра. Күркәм холыклы кешедә исеме дә күркәм булырга тиеш дип уйлыйм.

- Пәйгамбәребезнең (салли Аллаһу галәйһи вә сәллам - с.г.в) балаларга карата мөнәсәбәте бик назлы һәм җылы булуы билгеле. Барлык мөселманнар өчен күркәм үрнәк булган Рәсүлебез (с.г.в.) балаларны бик яраткан, диләр. Бу хакта нинди хәдисләр бар?

- Бик күп! Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үз балаларына карата аеруча шәфкатьле була. Бохариның «Фәзаил әл-әзхәб» китабында Аның еш кына улы Ибраһим сөт имгән гаиләгә килеп, аны кочагына алып озаклап иркәләве турында бәян ителә.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) балалар турында әйткән бик күп сүзләре билгеле. Бер хәдистә Ул болай ди: «Чынлыкта, җәннәттә бер урын бар - аны сөенеч почмагы, диләр. Бу урынга бары тик балаларны сөендергән кешеләр генә керер».

Аллаһның Рәсүле (с.г.в.) оныклары Хәсән һәм Хөсәен (радый Аллаһу ганьһүмә) турында: «Алар - минем дөньядагы ике гүзәл гөлем, хуш исле чәчәкләрем», - дигән. Карагыз әле, Рәсүлебез (с.г.в.) оныкларын гүзәл чәчәкләргә тиңли. Никадәр хис, никадәр эчкерсез мәхәббәт чагыла бу сүзләрдә!

Шулай берзаман РасүлуЛлаһ (с.г.в.) янына Бәни Тәмим кабиләсеннән берәү килә. Нәкъ шул вакытта бүлмәгә Пәйгамбәребезнең оныгы Хәсән (радый Аллаһу ганьһү) килеп керә. Аны күреп, Пәйгамбәребез (с.г.в.) бик сөенә, күңеле күтәрелә, аны кочып алып үбә. Теге килгән кунак, моны күреп: «Йа, Аллаһның илчесе! Минем ун улым бар, ләкин моңа кадәр берсен дә үпкәнем булмады», - дигән. Шулвакыт Рәсүлебез (с.г.в.) күтәрелеп аңарга караган да: «Аллаһ синең кальбеңнән мәрхәмәт хисен алган икән, мин нишли алам?» - дип җавап кайтарган.

Шуңа күрә динебездә балаларга гаять зур ихтирам һәм дәрәҗә бирелә. Гаиләнең дәвамы - балалар. Балалар булмаса - гаилә бетә, гаилә бетсә - милләтнең тамыры өзелә.

- Белгәнебезчә, балаларны тәрбияләү, аларга әдәп-әхлак һәм дин дәресләре бирү Исламда зур әһәмияткә ия. Балаларга яхшы тәбия бирү никадәр саваплы, фазыйләтле гамәл?

- Исламның карашы буенча, дөньяда иң гүзәл, иң мөкатдәс, иң өстенлекле гамәлләрнең берсе - балалар булдыру һәм иң саваплы эш - балалар тәрбияләү. РасүлуЛлаһ (с.г.в.) балаларга гаять зур мәртәбә бирде: «Балаларга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез».

Кыз балаларны тәрбияләү хакында аерым бер искиткеч матур хәдис бар: «Кеше өч кыз бала тудырып тәрбияләсә, аларны тормышка чыгарса һәм аларга игелек кылуны дәвам итсә, ул кешенең җәннәттә урыны бар». Күрәсезме, кыз баланы тәрбияләү никадәр зур бәһага ия! Аңлашыла ки, әдәпле һәм тәрбияле кыз бала һәрбер мөселман гаиләсенең күрке булып тора.

Гомумән алганда, кешедә булырга тиешле иң зур байлык - тәрбия һәм әхлак гүзәллеге. «Һичбер ата баласына затлы әдәп һәм тәрбиядән башка файдалырак нәрсә бирә алмас» - дигән Аллаһның илчесе. Ә бит чыннан да, затлы тәрбиядән дә зуррак кыйммәт юк. Балаларга калдырган мал-мөлкәт ялгышлар һәм авырлыклар аркасында юкка чыгар, ә менә гүзәл әхлак, асыл тәрбия, әдәп ул - бетмәс-төкәнмәс хәзинә. Әхлаксыз, тәрбиясез кешене беркем дә сөйми, киресенчә, андый адәмнән ераграк булырга тырышалар. Әдәпле һәм тәрбияле кеше, аермалы буларак, җәмәгатьтә хөрмәт һәм дан казаначак. Балаларга тәрбия биргәндә моны беркайчан да хәтерегездән чыгармагыз!

- Бүгенгесе көндә илебездә ятим яки ташлап калдырылган балалар саны арифметик прогрессиядә арта бара. Бу күренеш инде илкүләм катастрофага әйләнде дип әйтеп була. Балаларга карата шушындый мәрхәмәтсезлек, битарафлык хакында дин ни сөйли?

- Кызганыч ки, чыннан да илебездә мондый мәрхәмәтсезлек киң колач җәйгән. Хәтта яңа туган сабыйларны да ата-аналары балу табу йортларында, чүплек савытларында ташлап калдырган очраклар билгеле. Россиядәге бала йортларында урыннар җитми, ул йортларда меңләгән бала ата-ана җылысын тоя алмыйча тилмереп яши. Мисал өчен генә: мөселман илләренең күпчелегендә балаларның ата-анасы Россиядәге кебек эчкечелеккә бирелеп, бала чирле булганга яисә акча җитмәүдән ташламыйлар, күпме бала туса - барысын да тәрбиялиләр. Мөселман илләрендәге ятим балаларның ата-анасы, нигездә, сугышта үлгән була, үз теләге белән беркем дә газиз сабыен чит кешеләр асрамасына калдырмый.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сүзләренә колак салыгыз: «Мин һәм ятимнәрне караучы менә болай булырбыз», - дип әйтә һәм ике бармагын якын китереп, ятимнәрне караучыларга никадәр якын булуына ишарә ясый. Хәдистән күренгәнчә, ятим калган баланы асрамага алган яисә ризыкландырган адәмнең җәннәттәге урыны РасүлуЛлаһ янында булачак. Ә үз баласына да мәрхәмәт һәм шәфкать күрсәтмичә, аны ташлап калдырган ата-анага нинди җәза булырга мөмкин? Ул кешенең җәзасы турында уйлап карау да куркыныч.

«Мәрхәмәтсез кешенең үзенә дә мәрхәмәт булмас!» - дип әйткән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Балалары белән тиешле мөгамәлә кылмаган кешегә үзенең мәрхәмәтсезлеге әйләнеп кайта, монысын инде төрле хәлләрдән ишетеп-күреп беләсездер. Бала бит ата-анасының кечерәйтелгән көзгесе, аларның бар гамәлләрен иртәме-соңмы кабатлый. Шуңа күрә тәрбияви мәсьәлә Исламда бик мөһим булып тора. Балаларына әхлакый тәрбия бирү, кеше арасында ихлас һәм саф холыклы булуның фазыйләтен аңлату - һәрбер гаиләнең бурычы. Чөнки Аллаһның илчесе иң яхшы холыклы кеше булган, аның замандашлары - сәхәбәләр дә аның никадәр саф һәм чиста җан булуына сокланып торганнар. Шунлыктан, Ислам динендә без Пәйгамбәребез (с.г.в.) кылган гамәлләргә, ягъни Аның сөннәтенә таянып, барлык эшләребезне эшлибез. Аның бар гамәлләре искиткеч саф холык белән үрелеп барган, ул һәр кеше белән дә мәрхәмәтле булган. Без дә шуңа иярсәк, сөннәтне дә үтәрбез, Аллаһның рәхмәтенә дә ирешербез, иншәЛлаһ.

- Әбүбәкер хәзрәт, «Әлмәт таңнары» газетасы укучыларына үз киңәшләрегезне, үгет-нәсыйхәтләрегезне бирсәгез иде.

- Ата һәм ана иң әүвәл балаларына гүзәл тәрбия бирергә, дин, иман, Ислам әхлагын өйрәтергә тиешләр. Шул вакытта балалары да ата-аналарына ихтирамлы булыр, аларны хөрмәт итәр. Ата-аналарына үлгәннән соң да догада булырлар. Ә белгәнебезчә, дөнья хушлашкач, кешенең Гамәл китабы ябыла. Бары тик өч нәрсә генә язылып барачак - кешеләргә калдырган сәдака җәрия, кемгә дә булса бирелгән файдалы белем һәм, ниһаять, иманлы баланың хәерле догасы.

Укучыларыгызга иман-һидәят, тәүфыйк һәм күңел сафлыгы телим. Балаларыгызга асыл тәрбия, яхшы әдәп-әхлак бирергә Аллаһ Субханә вә Тәгалә ярдәм бирсен! Әмин!

Әңгәмәне Айрат ГАТАУЛЛИН алып барды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров