Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Балаларны уллыкка алырга теләүчеләр өчен мәгълүмати портал ачу күздә тотыла

Татарстанда балаларны уллыкка алучылар өчен мәгълүмати портал булдырылачак.

Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Рөстәм Нургали улы ассызыклавынча, приютларда тәрбияләнүче балаларның гаиләләргә бирелүе бар халыкның да күз алдында булырга тиеш.
- Үзләре бик теләп тә балалары булмаган гаиләләр бар, алар нарасыйларны тәрбиягә алырга тели, тик моны ничек башкарып чыгарга кирәклеге турында хәбәрдар түгел. Шуңа да бу турыда күбрәк сөйләү, уңай мисаллар китереп кешеләрдә кызыксындыру уяту мөһим - ди Президент.
Әлеге мәсьәләдә үтә күренмәлелек булу тәрбиягә алучылардан файдаланып калырга ашыккан чиновниклардан котылырга ярдәм итәчәк. Ә намуссыз хезмәткәрләр бар җирдә дә җитәрлек, шул исәптән балалар йортларында да. Биредә эшләүче хезмәткәрләр арасында балаларга тапшырылган кием-салым һәм ризыкларны үзләштергә теләүчеләр дә юк түгел.
Соңгы елларда республикада балалар йортлары саны азайган һәм республикабыз җитәкчесе фикеренчә бу уңай күренеш.
- Үз кешеләрен чит-ятлага бирмәү - татар халкының традициясе ул, - ди Рөстәм Миңнеханов. - Балалары булган килеш өлкәннәрнең картлар йортында, ә балаларның приютта булуы матур күренеш түгел... Киресенчә, аларны гаиләләргә бирергә кирәк. Тормышта мондый мисаллар булса да, без алар турында бик аз сөйлибез. Мәсәлән, Балтач районында ялгыз калган әбине күршесе тәрбиягә алган. Халкыбызның әлеге традицияләрен кире кайтарып, үз балаларыбызны беркая да бирмичә, аларның гаиләләрдә үсүләре өчен барлык чараларны да куллану кирәк.
"Российская газета"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250