Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Балаларны кимсетмәгез, әниләр!

Тормыш вак-төяктән тора. Беренче карашка кечкенә һәм әллә ни әһәмияткә ия булмаган әлеге мизгелләр безнең кәефкә тәэсир итә, алай гына да түгел, кайберләре тормышта хәлиткеч роль уйный. Бүген шуларның берсен укучыларыбызга бәян итәргә булдык.

 

Мин эшкә җәяү барырга яратам. Троллейбус-автобус белән булган өч тукталыш арасы әллә ни ерак тоелмый. Рәхәтләнеп уйланып, яхшы һава торышы булганда аңа сокланып атлый торгач, килеп җиткәнеңне сизмисең дә. Быел яңа уку елы башлангач бер тормыш мизгеле иртәнге кәефемә күләгә төшерә башлады, уйларымны башкага юнәлтте.

Һәркөнне диярлек юлымда бер ана очрый. Ул алдан бара, аның артыннан унбиш-егерме метр арттарак кечкенәрәк малай кабалана-кабалана атлый. Беренче сыйныф укучысы булса кирәк. Аркасына портфель аскан, кулында икенче аяк киеме салынган букча. Букча чак кына җиргә тими. "Әни, әни, көт инде", дип дәшә-дәшә малай ашыга, кайбер урыннарда сөрлегеп тә китә. Улына ярдәм итәсе, букчасын кулына аласы урынга ана борылып аңа кычкырырга тотына. Мескен бала, нинди генә сүзләр ишетми ул. Аңгырасы да, ташбакасы да һәм башкасы да калмый. Малай елый башлый. Мондый вакытта әнисе үзен җилтерәтергә дә күп сорамый. Ә бер көнне малай икенче аяк киемен өйдә онытып калдырган. Әнисенә бу хакта әйткәч, ананың куркыныч йөзен күреп, үземнең аларга барып, тиз генә аяк киемен алып киләсем килде. "Дәфтәрләреңне дә онытмадыңмы? Бар, йөгер кире. Әтиең өйдәдер әле" дип акыруына мин генә түгел, иртән эшкә ашыгучы башкалар да әйләнеп карады. Бичара сабый. Аңа бит әле мәктәптә дүрт-биш дәрес утырасы бар. Иртән үк кәефе төшерелгән, кимсетелгән, күз яшьләренә буылган, әнисенең яклавын тоймаган балада ничек үз-үзендә ышаныч булсын да, яхшы билге алсын икән. Ә бит, чынлап та, "Улым, син әкрен генә бара тор, мин хәзер аяк киемеңне алып киләм. Икенче юлы онытма, үзеңә кайтырга туры килер", - дисә дә була иде. Бу бер дә баланы җыйнаксызлыкка, җавапсызлыкка этәрү дип санамыйм.

- Балачагым әти-әниләре белән җитәкләшеп йөрүчеләргә кызыгып үтте, - дип сөйләгәне хәтеремдә әби-бабай тәрбиясендә үскән бер танышымның. Аның әйтүенчә, әбисе кочаклау, назлау, баланың башыннан сыйпау ишеләргә саранрак булган. Ә бит балаларның көчле рухлы, һәр нәрсәне башкарырга ышанычлы булулары иң әүвәл әти-әниләрдән тора. Гел кимсетелгән, авыр чакта якыннары кулын бирмәгән сабыйның күңелендә мәңгелек яра, курку хисе кала, психикасына зыян килә. Танышым да курку хисеннән интеккән булган. Психологлар ярдәмендә генә аннан арынган.

Курку дигәннән, балаларны ничек кенә куркытырга тырышмый кайбер әниләр. "Тынычланмасаң, әнә врач апа килеп үзеңә укол кадый хәзер" - бу сүзләрне хәтта шифаханәдә кабул итүне көтеп утырганда да ишетергә туры килә. Билгеле инде, балалар кабинетка кергәч карарга ирек бирми, ак халаттан куркып тыпырчына, елый.

Мин дә ике бала үстердем. Әмма беркайчан да аларны куркытмадым, урамда елатмадым, кул күтәрмәдем. Башлангыч сыйныфта укыганда сумкаларын да, икенче аяк киемнәрен дә үзебез күтәреп, балалар белән җитәкләшеп бара идек. Юлда ятларга бирелгән шигырьләрне, кагыйдәләрне кабатлауны гадәткә керттек. Үзләре генә бара башлагач, хәерле юллар, яхшы билгеләр, тәртипле йөрүен теләп, кулларына портфель-сумкаларын тоттырып озата калдык. Кичтән үк: "Китап-дәфтәрләрегезне онытмадыгызмы, һәрвакыт запас ручка һәм дәфтәр йөртегез", - дип кисәтә һәм барлый идек. Аңа карап иркә һәм ялкау булып үсмәделәр. Замана башка, балаларны көйләргә-җайларга вакыт юк, безнең эшкә чабасы бар, дияр яшь аналар. Моңа җавап итеп, элек тә эшкә ашыга идек, һәм минут санаулы булды диясе килә. Көндәлек мәшәкатьләргә чумып, сабыйларыбызның барлыгын, аларның әти-әни назына, игътибарына мохтаҗлыгын, матур, игелекле киләчәгебезнең алар холкына бәйле икәнлеген онытмаска иде. Бала күңеле киптергеч кәгазь кебек, яхшысын да, начарын да хәзер сеңдереп ала.

Дөрес, безгә дә кайчакларда гаделсезлекләргә юлыгырга туры килде. Мисал өчен, хезмәт дәресендә улыма берәр нәрсә ясап килегез дип өй эше биргән иделәр. Әтисе ярдәме белән әйбер кисә торган такта ясады. Укытучы улыма тактасы өчен "дүртле" куйды. Сыйныфташы өй эшен үтәмәгән һәм улымнан әлеге тактаны сорап торган. Бу юлы безнең такта "бишле" алды. Улым бик гаҗәпләнеп кайтты. Ачуыбыз килсә дә, бала алдында укытучы турында яман сүз әйтмәдек. Гомумән, балалар алдында тәрбиячеләр, мөгаллимнәрнең, әби-бабайларының абруен төшерерлек сүзләр сөйләү кирәк микән?!

Ирина Апачаева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса