Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә яңа туган балаларны тантаналы шартларда каршы алдылар

Бүген Гаилә көнендә Әлмәт шәһәренең бала тудыру йортыннан тантаналы шартларда әниләрне һәм яңа туган балаларны каршы алдылар.

Гаиләләрне район башлыгы Тимур Нагуманов һәм "Бердәм Россия" партиясе исеменнән Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова һәм район башкарма комитетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова котлады.

Гөлназ һәм Эдуард Хәйрисламовлар, Гүзәл һәм Илмир Хөсәеновлар гаиләләренә нарасыйларның беренче документлары – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау белән туу турында таныклыклар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса