Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Балаларга шатлык өләштеләр

Бүген - Халыкара балаларны яклау көнендә "Бердәм Россия" партиясенең Әлмәттәге җирле бүлекчәсе инициатив төркеме "Без - балаларга" дигән исем астында хәйрия акциясе үткәрде.

Акция Әлмәт балалар шифаханәсендә тәрбияләнүче балаларга спосорлык ярдәме күрсәтүне - беренче кирәк-ярак әйберләре сатып алып бирүне күз уңында тотып үткәрелде. Төркем активистлары бу эшкә Әлмәтнең шәхси эшмәкәрләрен, шәһәр һәм район оешмаларын да җәлеп итте.

- Бүген безгә килүчеләр бүләкләр белән бергә күңел җылысы, шатлык-сөенеч, изгелек алып киләләр. Әти-әни назыннан мәхрүм калган балаларга ярдәм итүләре өчен һәркемгә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез, - диде балалар шифаханәсенең баш табибы Лидия Исмәгыйлева.

Балаларны яклау көнендә бирегә бүләкләр белән килү күптән инде шәһәребездә күркәм традициягә әверелде. Күп еллар дәвамында сабыйларга булышучы Әлмәт хатын-кызлар берлеге әгъзалары быел да бердәм булып балалар шифаханәсенә килде.

- Бу көнне калабызның хөрмәтле хатын-кызлары берләшеп, ярдәмгә мохтаҗ, авыручы нәниләргә бәхет алып килә. Бүләкләребезне чын йөрәкләрдән чыккан изге теләкләребез белән тапшырабыз. Хәзерге заманда күңелләр хәрәкәте бик кирәк, сабыйларга мәхәббәтебезне белдерү аларны сөендерәчәк. Мондый акцияләр дөньяга шәфкатьлелек өләшә, - диде Әлмәт хатын-кызлар берлеге җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Гүзәл Еремеева һәм оештыручыларга, шәхсән КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы директоры Мәхәббәт Гарифуллинага, "Кайгырту" фондына, идарә, уку йортлары җитәкчеләренә, "Розовая пантера", "Аэлита" клубларына рәхмәтен белдерде.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250