Балалар коляскасы урлаучыны тоттылар
29 яшьлек казанлы подъездда калдырылган балалар коляскасын урлаулары турында гариза белән полициягә мөрәҗәгать итә.
Зыян күрүче әйтүенә караганда, коляска бер-ике сәгать эчендә югалган. Килгән зыян 10 мең сум тәшкил итә. Полицейскийларга каракның эзенә төшү өчен ике көн вакыт кирәк була. Ул 22 яшьлек казанлы булып чыга. Егет колясканы урлап, кечкенә баласы булган таныш кызына илтеп биргән.
Караклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. «Игелекле» гамәл кылучыны хөкем карары көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа