Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Балалар бакчасы тәрбиячесе сабыйны мыскыллауда гаепләнгән

Казанда балалар бакчасында эшләүче тәрбияче үз йортлары янында 6 яшьлек сабыйны тезләнеп гафу үтенергә мәҗбүр иткән. Шаһитлар сүзләре буенча ханым баланы түбәнсеткән һәм чәченнән өстерәп йөргән. Соңыннан ата-анасын төрмәгә утырту, ә сеңлесен балалар йортына җибәрү белән янаган.


Бу коточкыч хәлне белеп алган ана, баласын алып, тәрбияче янына ызгышырга киткән. Кире йортына кайтырга чыккач, ул дулкынлануыннан аңын югалткан. Ярдәмгә өлкән улы һәм ире килеп, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртканнар. Аңына килгәч, ана кеше полиция бүлегенә гариза язып кайткан. Әмма икенче көнне тәрбияченең дә гариза язуы ачыкланган. Имеш аның кечкенә сабые тәрбияченең 9 яшьлек малаен кыйнаган. Тәрбиячегә карата бернинди шикаятьләр һәм шелтәләр булмау сәбәпле, балалар бакчасы мөдире һәм мәгариф идарәсе аны яклап чыккан.

Хәзерге вакытта килеп чыккан вакыйга уңаеннан тикшерү эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса