Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Балалар бакчаларында түләүле түгәрәкләр бары тик әти-әниләр рөхсәте белән генә оештырылырга мөмкин

Балалар бакчаларында түләүле түгәрәкләр бары тик әти-әниләр рөхсәте белән генә оештырылырга мөмкин.

Яңа расланган мәктәпкәчә белем бирү стандартлары сабыйлардан имтихан алуны күздә тотмый. Республикада ришвәт алуда гаепләнгән бакча мөдирләре арасында эштән куылучылар да бар.

Министр әйтүенчә, бакчаларда мәжбүри түләүле хезмәтләр булырга тиеш түгел. Аны бары тик әти-әниләр теләге буенча гына үткәрергә мөмкин. "СанПин нормалары буенча өстәмә дәресләр атнага 2 тапкырдан да артык булмаска тиеш. Аларны төп программа кысаларында үткәрү рөхсәт ителми. Без моны күз уңында тотабыз", - ди ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.

Быелның 11 аенда республиканың Белем сыйфатына күзәтчелек итү департаменты планлы рәвештә 399 бакчаны тикшергән.
Хаталарны төзәтү өчен 398 күрсәтмә бирелгән. 331 мәктәпкәчә учреждение буенча ришвәт, шулай ук түләүле хезмәтләр буенча шикаятьләр булган. Сигез бакчаның эшчәнлегендә кимчелекләр табылган. Ә мәктәп-бакчаларда әти-әниләрдән мәҗбүри акча җыю буенча министрлыкның "кайнар элемтә"се быелгы уку елы башында 48 шикаять кабул иткән. Ата-аналар мәктәпкәчә учреждение фондына, бинаны ремонтлауга, балалар мәйданчыгы төзекләндерүгә, җиһаз, уенчыклар алырга, каравыл хезмәте өчен акча җыюны хәбәр итәләр. Иң күп шикаятьләр Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама, Арча, Алабуга, Баулы, Нурлат шәһәрләреннән, Биектау районыннан.

Баулыдагы 2нче бакча мөдире Р. Галәүтдинова үз теләге буенча эшеннән киткән. Казандагы 139нчы (мөдире Э.Сафина), 322нче (мөдире А.Осипова), Арчадагы 10нчы (мөдире Ф.Шакирова), Түбән Камадагы 42нче (С.Гарипова) бакчалар буенча эшләр ТР Прокуратурасына һәм Татарстан буенча Тикшерү идарәсенә җибәрелгән.

Билгеле булганча, яңа елдан бакчаларда түләү артачак. Әти-әниләр министрлыкның сайтына кереп, "электрон калькулятор" аша үзләренең ничә сум акча түләргә тиешлеген санап карый ала. Монда, социаль ярдәм буларак, беренче, икенче, өченче балага бирелә торган федераль субсидия саклана, гаилә кеременә карап, беренче тапкыр төбәк компенсациясе билгеләнә, ди хәбәр итә "Ватаным Татарстан".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса