Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бала утырган машинаны эвакуатор алып киткән

Казанда штрафстоянкага машинаны анда әти-әниләре калдырган бала белән алып киткәннәр. Баланың әти-әнисе аны салонда берүзен калдырып кафега кереп киткән булган.

Машинада бала барлыгы әнисе чаң суккач кына билгеле булган. Эвакуация вакытында сабыйга зыян килмәгән. Эвакуация службасы хезмәткәрләре караңгы пленка ябыштырылган машина тәрәзәсе аша баланы күрмәгәннәр. Әти-әниләр машиналарын тиешсез урында калдырган өчен зур штраф белән беррәттән, бер елга кадәр ирекләреннән дә мәхрүм ителергә мөмкиннәр. Чөнки мондый бала калдырып киткән һәм алар белән машина эвакуацияләнгән очраклар Җинаять кодексының "Куркынычта калдыру" маддәсенә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса