Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бала көтүче хатын-кызлар Олимпиадага бармый. Месси да...

Бразилия хакимияте бала көтүче хатын-кызларга Рио-де-Жанейрода узачак 2016 елгы Уеннарны тамаша кылмаска киңәш итә. Әлеге тәкъдим Зика бизгәге таралу белән бәйле.

Шундый чакыру белән ил президенты хакимияте башлыгы Жак Вагнер чыккан. "Авырлы хатын-кызларга җитди куркыныч яный, - дигән ул. - Ә калганнар өчен Зика бизгәген йоктыру ихтималы аз. Әлеге бизгәк аркасында Уеннарны күчерү турында сүз алып барылмый."

Сүз уңаеннан, "Барселона" футболчысы Лионель Месси да Олимпиадада катнашмый икән. Эш Зика бизгәгендә түгел, ә футболчының графигы тыгыз булуда. Бу хакта Аргентина футбол җыелма командасы баш тренеры Херардо Мартино җиткергән. "Олимпиадада җиңү яулыйсы килсә дә, кайбер футболчыларның кырда үлүе кирәкми", - дигән ул. Лионель Месси 2008 елгы Уеннарда Аргентина командасы составында чемпион калган иде.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса