Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бал сатучылар акчасыз калдырган

77 яшьлек пенсионер полиция бүлегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Карап торышка чегәнгә охшаган ике хатын-кыз аның фатирыннан 35 мең сум саклык акчасын урлыйлар.

Бу хәл Алабугада була. Урамда әлеге иргә бер мең сумга гына өч литрлы бал тәкъдим итәләр. Өлкән яшьтәге кеше аны сатып алырга уйлый, әмма янында акчасы булмый. Шулай итеп ул бал сатучыларны өенә ияртеп кайта. 2-3 банка сатып алырга уйлаган булса да, тегеләрнең кыстауларына түзә алмыйча 7 банка бал сатып ала. Яшереп куйган җиреннән 7 мең сум акча чыгарып бирә. Теге ханымнарның берсе су сорый. Ир кухняга кереп китә. Шул арада икенчесе бабайның акчасын урлый.

Пенсионер акчасы югалуын икенче көнне иртән генә абайлап ала һәм полициягә хәбәр итә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса