Бакчага йөрүче балалар спайс белән агуланган
Балалалар бакчасындагы сабыйлар синтетик наркотик салынган аш белән агуланганнар.
Новосибирскида булган бу хәлне Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы үз контроленә алган. 3 биш яшьлек кыз үзләрен начар хис иткәч, балалар бакчасыннан туп-туры клиник шифаханәгә озатыла. Тикшерү аларның спайс ашаганлыгын күрсәтә. Хәзерге вакытта балаларның тормышы куркыныч астында түгел. Баксаң, зыян күрүче кызлар бакчада "кухня» уйнамакчы булалар һәм аш әзерләргә керешәләр. Бер бала өеннән алып килгән каптагы порошокны кулланырга тәкъдим итә. Каптагы әйбердән авыз иткәч, кызларның хәле мөшкелләнә башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа