Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бакчадагы балаларга бозылган тавык ите ашатканнар!

Түбән Камадагы 78 нче балалар бакчасында гаугалы вакыйга булган: анда балаларга саклану вакыты чыккан тавыкны пешереп ашатканнар.

9 февраль көнне ООО "ПТК Групп" хезмәткәрләре бакчага 52 килограмм тавык ите алып киләләр. Прокуратура хезмәткәрләре әлеге тавыкны өч көн үткәч кенә ачыклый. Суыткычта алар сасыган иткә тап була. Пешерүчеләр төшке ашка әлеге тавыклардан аш һәм бәрәңге белән икенче ризык әзерләгән булалар.

Прокуратура хезмәткәрләре бакча мөдиренә административ беркетмә язып калдыра. Әлеге вакыйганы тикшерү эшләре әле дә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса