Әлмәт таңнары

Баерга теләгән әлмәтле суд эскәмиясенә эләккән

Әлмәттә берәү законсыз уен бизнесы оештырган һәм аңа тагын ике кызны җәлеп иткән.

Әлмәтле Герцен урамындагы бер йортның беренче катында фатир арендалап, 9 компьютер сатып алган һәм Интернеттан уеннар өчен программа урнаштырган. Бушлай белдерүләр сайты аша ике оператор кызны эшкә чакырып, аларга һәр көн өчен 1000 сум акча вәгъдә иткән. Тегеләре ризалашканнар.

Фатирга теләсә кем керә алмаган, фатир ишеген даими уенчыларга гына ача торган булганнар. Полицейскийлар уйнарга килүче рәвешендә үтеп кереп, законсыз бизнеска нокта куйган.

Уен салоны хуҗасы гаебен таныган. Кызларның берсе җинаять җаваплылыгыннан котылган. Икенчесе гаебен өлешчә генә таныган. Суд карары нигезендә алар барысы да амнистия буенча җаваплылыктан азат ителгәннәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: