Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бабай карчыгына чәчәкләр җыярга урманга киткән дә... өч көнгә югалган

Красноярск краеның Ермаков районындагы 79 яшьлек пенсионер карчыгының юбилеена чәчәкләр җыярга урманга киткән дә... өч көнгә югалган. Пенсионерны эзләү өчен урындагы барлык полиция хезмәткәрләре җәлеп ителгән. Мескен карт өченче көнне төн уртасында гына табыла.

Полиция хезмәткәрләре сазлыклы урыннарны карап йөргәндә, аның ярдәм сорап кычкырган тавышын ишетәләр. Әбекәен шатландырырга уйлаган карт, адашып, шунда барып чыккан икән. Өч тәүлек буе сусыз, азыксыз һәм җылы киемсез интеккән картны эвакуацияләргә МЧС ярдәм иткән.


Ә кемнәрдер, мәхәббәт юк ул, дигән була! Менә син 80 яшеңдә карчыгыңа чәчәк җыярга урманга китәр идеңме? Шул-шул менә, кем ничек ярата инде...

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса