Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Балалар нефтьчеләр турында

Узган елның декабрендә «Татнефть»нең 70 еллыгы уңаеннан нефть төбәге укучылары һәм студентлары арасында иҗади бәйге игълан ителгән иде.

Ул «Татнефть» Хәйрия фонды тарафыннан компаниянең техник-икътисади мәгълүмат һәм алдынгы тәҗрибә тарату бүлеге белән берлектә оештырылды.

Быелның март уртасына кадәр жюри хөкеменә нефть төбәгенең 10 районыннан 75 укучының иҗади эше тәкъдим ителде. Катнашучылар арасында Казанның 178 нче мәктәбеннән Камилә Сафиуллина да бар иде. Гадәттә, моңа кадәр казанлыларның төбәк бәйгеләрендә катнашуы күзәтелмәде. «Газетадан бу турыда укып белгәч, мин дә катнашырга булдым, чөнки нефтьче һөнәре безнең нәсел өчен ят түгел, ә карт бабам – данлыклы нефть чыгару остасы, Социалистик Хезмәт Герое Әнвәр Шакирҗан улы Сафиуллина. Татарстанның нефть тарихында якты эз салган данлыклы туганнарым турында башкаларга да сөйләү бурыч түгелмени», - ди Камилә.

Камилә Әнвәр бабасы белән чиксез горурлана, аның турында язылган басмаларны кадерләп саклый. Гаилә архивындагы беренче миллиард тонна нефть чыгару уңаеннан вахтада катнашуны чагылдырган фото заманында нинди генә газета-журналларда басылмаган. Дәү бабасының хезмәт батырлыгын сурәтләгән хикәясе өчен Камилә Сафиуллина өченче урынга лаек булды.

Бәйгедә Әлмәт, Сарман, Түбән Кама укучылары аеруча актив катнашучылар арасында. Кайбер яшь авторларга гаиләләренең, гаилә дусларының тарихын өйрәнер өчен бик күп вакытларын багышларга, кызыклы шәхесләр белән очрашырга туры килә. Әлмәтнең 16 нчы мәктәбеннән Дамир Сафинны нефть сәнәгате ветераны, альпинист, бозлы суда йөзүче, тарихчы Шәһит Лотфулла улы Таипов белән очрашулар шулкадәр тәэсирләндергән ки, ул героена багышлап бәйгегә өч хикәя җибәргән. Үсмерне иң нык гаҗәпләндергәне һәм шаккатырганы: ничек итеп шушы гомер эчендә шулкадәр күп нәрсә белән кызыксынырга, үз илеңнең патриоты була белергә һәм чын профессионал буларак формалашырга өлгерергә мөмкин. Фатирында китапларның күплелеге дә гаҗәпләндерә бүгенге буын вәкилен. Араларында авторларның култамгалары язылганнары да шактый.

«Нәкъ менә Шәһит Лотфуллович кебек кешеләрне өлге итеп куярга, тормышыңны аның үрнәгендә корырга кирәк», - дип саный Дамир Сафин.

Яшь авторның тырышлыгы бушка китмәде – ул икенче урынга лаек булды.

Кызганычка каршы, кайбер авторлар бик җиңел юлны сайлаган – кайчандыр газеталарда яки интернетта басылган язмаларны алып, аларны үзләренеке итеп күрсәткәннәр. Теге яки бу кеше турында язганда алардан файдалану, сылтама бирү бер хәл, ә инде турыдан-туры күчереп, аска фамилияңне кую - бу инде әдәби караклык дип атала. Бәйгенең нигезләмәсен җентекләп укымыйча, темадан читләшкән язмалар да, бик яхшы итеп язылса

да, тиешле бәясен ала алмады. Кайберәүләр реферат формасындагы эшләр җибәргән.

Бәйге эшләрен укып чыкканнан соң, жюри Әлмәт шәһәренең 5 нче гимназиясе укучысы Аделина Алиеваның Социалистик Хезмәт Герое Зиннәт Шәрифуллинга багышланган «Я просто работал» һәм Түбән Каманың 29 нчы мәктәбе укучысы Зәринә Нурисламованың «Карга боткасы, наши герои и лазерное бурение» хикәяләре өчен беренче урын бирергә карар кылды.

 

Икенче дәрәҗә лауреат исеменә ун, өченче дәрәҗәгә 9 яшь автор ия булды. Сигез укучыга дипломант исеме бирелде.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Беренче урын өчен HDD каты диск, икенче урынга колакчыклар, өченче урынга тышкы аккумулятор, ә дипломантларга флеш-дисклар каралган.

Иң яхшы эшләр корпоратив матбугатта һәм «Татнефть»нең корпоратив социаль челтәрендә бастырылачак.

Наилә ГАНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса