Азнакай нефтьчеләренә млн сумлык зыян килгән
«Азнакайнефть» идарәсенең Якты Юл бистәсе янындагы металл ангарыннан ике квадроцикл урлаганнар.
Караклар йозакны ватып эчкә үткән һәм мототехниканы урлап чыккан. Бу хәл 7 июньдә кичке сигез белән уннар арасында була. «CF-moto X5 basic» квадроциклларының бәясе чама белән 400 000 сум тора. Шулай итеп нефтьчеләргә миллион сумга якын зыян килгән. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа